Иҗат
ТАТАР ПЬЕСАСЫНЫҢ ЯҢА СУЛЫШЫ
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының КФУ белән берлектә уздыра торган “Яңа татар пьесасы” бәйгесе үзенең белем бирү этабын башлап җибәрде. Пьеса язуының үзенчәлекләрен өйрәтер, яшь драматургларга ярдәм итәр өчен бер атна дәвамында лаборатория-семинарлар уздырылачак. Семинарларда Мәскәүнең популяр драматурглары Юлия Тупикина һәм Евгений Казачковның остаханәләре узачак, татар драматурларыннан исә, Илгиз Зәйниев булачак. Шулай ук, остазлар арасында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм КФУның филология бүлеге укытучылары – Миләүшә Хабетдинова белән Әлфәт Закирзәнов булачак.
“Театр – ул тере организм. Әлбәттә ул алга атларга, динамикада булырга тиеш. Әгәр дә без иске текстларга һәм иске формаларга гына таянып эшләсәк, күпчелек тамашачыбызны югалтачакбыз, аеруча яшь буын тамашачысын. Безнең максатыбыз – бүгенге тамашачы белән элемтә табу, аларның нәрсә күрергә, ишетергә теләгәнен аңлау. Моның өчен безгә һичшиксез сезнең ярдәмегез кирәк һәм монда кыюлык җыеп килгәнегез өчен зур рәхмәт”,− диде Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Лаборатория-семинарлар тәмамлангач, бәйгедә катнашучылар өч ай дәвамында үзләренең пьесаларын булдыралар һәм аны октябрь аенда тапшыргач, жюри пьесаларны уку этабына күчә. Бәйгедә җиңүчеләр премия белән бүләкләнәчәк һәм иң яхшы татар пьесасы исеменә лаек булган әсәр сәхнәдә куелачак.

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев