Логотип Идель
Иҗат

СУРӘТ ТЕЛЕМ: МИНЕМ ТӨРКИЯ

“Сәяхәт - ашау кебек. Азрак ачлык хисе белән тәмамланырга тиеш. Туеп, тулып түгел. Мин менә моңарчы гел вакытында китә белдем. Иң тәмлесен татып, Төркиянең моңын сеңдереп, гашыйк булып.”

17 август, 2014.
Көндәлектән.


Зәңгәр оя

“Зәңгәр бозлар” дигән җыр бар. Хәйдәр Бигичев башкара. Хәзер җырның көен дә, сүзләрен дә хәтерләмим. Тик тыңлагандагы халәт ап-ачык исемдә. Мин түгел, күңел хәтерли.



Зәңгәргә гашыйк кеше мин! Күкнең, диңгезнең зәңгәренә... Язмыш мине узган җәй билгеләгән Болу шәһәрендә исә кая карама зәңгәрлек. Әйтерсең зәңгәр яссылык. Зәңгәр үлчәм. Зәңгәр галәм. Тик бертөсле түгел, мең төрле зәңгәр. Төрек халкы төсләрне гаҗәеп матур итеп аера белә: кавын эче сары, куян каны кызыл. Яратам шул гадәтләрен. Мин дә зәңгәргә үз атамаларымны бирергә булдым. Бу зәңгәрлек ханлыгында башкача мөмкин түгел. Күкчәчәктәй зәңгәр күлләрне, кара җиләк зәңгәре урманнар кочаклаган. Шул урманнар, ничә карама, көл зәңгәре сыек томан пәрдәсенә ябынып, тыйнак кына болытларга үреләләр. Ә болытлар?! Алар да бит зәңгәр! Болыт зәңгәре зәңгәргә киенгәннәр. Җәннәттәй бер шәһәр дисәм, ялгыш булыр, бу шәһәр түгел - оя. Өйләрне сырып алган, тауларга сөялеп күккә үрмәләгән катлы-катлы куе урманнар эчендә, үзеңне кош оясы эчендәгедәй җайлы, җылы, ышанычлы хис итәсең. Кочактагыйдай. Җитмәсә кочагы да бит, мин яраткандай – зәңгәр! Рәхмәт, Болу – зәңгәр оя, бу “хисләр” өчен. Рәхмәт, Төркия – Болу өчен. Вакытында китә белгән өчен. Яңадан бер кайту өчен.



Сүзләр бишеге

Төркияне мәдәниятләр бишеге дип атарга яраталар. Мин тарихчы түгел. Мин “телче”. (Тел белгеченнән кыскартып, яисә төрекләрдән урлап.) Минем өчен беренче чиратта Төркия сүзләр бишеге. Ә шул сүзләр аша: хисләр бишеге, төсләр бишеге, халәтләр бишеге.

Сәяхәттә уйлар буталчык. Өзек-өзек, ертык-ертык. Хисләр артык яңа, гадәттәгедән көчле: соклану, курку, гаҗәпләнү, тану, якын күрү, этәрү. Бу уйларны һәм хисләрне көндәлек кенә җыя, саклый. Вакыт үтү белән өзеген өзеккә ялгап үз әкиятемне язар өчен, үз җырымны җырлар һәм күңелемне чишәр өчен.



Төркия биргән миллиардлар

Истанбул, Адыяман, Урфа, Газиантеп, Анкара, Амасра, Болу, Бурса, Изник һәм тагын дистәләгән тарихи авыллар һәм кыйммәтле җирләр. Очраган йөзләгән кызыклы шәһес, дистәләгән якын дус. Университетта биш ел уку дәверендә кемгә генә тәтеде икән Төрек иленең бу гаҗәеп шәһәрләрен күрү бәхете? Хисләр төрле, ләкин барыннан да элек рәхмәтлемен. Зиһенем, күңелем хисабында исәпсез байлыклар ята. Мин хисләр миллиардеры. Төркия миңа аларны һәр килешемдә түкми-чәчми, саранланмый биреп барды. Ләкин акчалы байлыктан аермалы буларак бу байлыкны яшереп саклаудан файда юк, бүлешәсе килә! Өләшәсе килә. Учлап-учлап, капчык-капчык. Кайтарасы килә.



Сүзләремне көндәлек сакласа, күргәннәремне, күз явын урлаганнарымны, фотоаппарат хәтерләп барды. Сүзне һәм сурәтләрне кушу кирәкме? Бу минем өчен мәңгелек сорау булып калыр мөгаен. Берсе-берсен көчәйтәме, әллә ярландырамы? Бәхәсле сорау. Бу һичшиксез бары минем күзаллавымны ачып, калганнарныкын чикләр иде. Ә мин һич кенә дә чикләргә теләмим, ирек бүләк итәргә телим. Шулайрак туды бу күргәзмә фикере. Сүзсез. Сурәтләрне тояр, ишетер, күрер өчен. Сурәт телендә.



Күргәзмәгә өстәп, юлымда очраган, җаныма хуш килгән кешеләрне сөйләштереп, хатирәләр җыйдым. Урыны белән минем ни дәрәҗә тәҗрибәсез оператор икәнемә инанырсыз. Ләкин, ул хатирәләрдә сөйләнгән сүзләрнең кыйммәтлелеген тойганнан соң, моның мөһим булмавын аңлап, күз йомарсыз дип өмет итәм. Аеруча да олкән яшьтәге төрек кардәшләремә игътибар иттем. Алар борынгы османлы авыллары күк. Баллы тарих исе килә сүзләреннән, саллы зирәклелек очкыны чагыла күз-лә-рен-нән.

Энҗе Ибраһимова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев