Логотип Идель
Иҗат

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК": АЛДА - МИЛЛИОНЫНЧЫ НӘНИ ЙОЛДЫЗ

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев хәбәр итте.

"Созвездие-Йолдызлык" 17-нче ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ел саен уздырылучы махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы ТР Министрлар Кабинетында үтте. Стипендиягә ия булганнарны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев котлады. Чыгышында ул республика җитәкчелеге, фестиваль командасы һәм балаларның уртак казанышларын атагач, тантанага җыелганнар залны барлыгы биш тапкыр көчле алкышларга күмде. Хәер, яуланган үрләрнең саны тагын да күбрәк.

- Тиздән фестивальдә катнашучыларның саны 1 миллионга тулачак! "Созвездие-Йолдызлык"ның 17 еллык тормышында сайлап алу этаплары аша 950 меңгә якын яшь талант узган. Бу вакыт аралыгында җиңүче исеменә 1 меңнән артык бала ия булган. Быел исә җиңүне 171 кеше яулаган, ә фестивальнең беренче елында бу сан 30-га якын иде.



Төрле номинацияләрдә беренче урынга менгән катнашучыларга 35 махсус дәүләт стипендиясе булдырылган. Бәйгедә 5 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь талантлар катнашты. Җиңүчеләр «Хореография», «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло» һәм «Конферанс» номинацисендә бүләкләнде.

Фестивальнең иң кечкенә катнашучылары үзләренә иң зу игътибарны җәлеп итә. Иван Шуваровка нибары 5 яшь. Кечкенә булуына карамастан, аның эш графигы җик тыгыз: Ваня Беренче каналның популяр "Лучше всех" тапшыруында да үзен күрсәтеп, бөтен илгә танылырга өлгергән. "Созвездие-Йолдызлык"та исә үз юлын кыю адымнар белән атлый, быел да ул "Конферанс" номинациясендә җиңүчеләр рәтендә.

- Бәйгеләрдә бик еш катнашам. Төрле дипломнарым да бик күп. Сәхнәдә чыгыш ясау, яңа дуслар табу миңа бик ошый, - ди нәни йолдыз.



Башка катнашучылар да җавапсыз калмады. Балалар, аларның мөгаллимнәре һәм әти-әниләре исеменнән рәхмәт сүзләрен быелгы фестивальнең Гран-при иясе - "Азаль" җыр-бию ансамбле (Зәй) җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина җиткерде:

- Республика җитәкчелеге һәм Дмитрий Туманов кул астында эшләүче командага зур рәхмәт! Без - бәхетле балалар, мөгаллимнәр һәм әти-әниләр, чөнки безнең мондый фестивалебез бар. Татарстанда талантлы балалар бик күп. Алар барысы да үз киләчәген "Созвездие-Йолдызлык" аша гына күзаллый. Ә бергә без иң-иңнәре булу өчен барысын да эшләргә әзер!



Тантана ахырында Васыйл Шәйхразыев шулай ук ел саен Кырым Республикасында оештырылучы "Создвездие-Йолдызлык" җәйге иҗади сменасының быелгы үзенчәлекләрен дә асызыклады:

- Гадәти чаралар - бәйрәм, ял һәм чыгышлардан тыш, Севастополь шәһәре җитәкчелеге нияте буенча фестиваль йолдызчыклары шәһәрнең үзәк мәйданында зур Гала-концерт куячак. Программа июль азагында үткәрелүче Хәрби-диңгез флоты көненә багышлана. Зур концертны карарга фестиваль талантлары иҗатын яратып өлгергән Севастопольдә яшәүчеләр, матрослар һәм, һичшиксез, Кырым туристлары җыелачак.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале 2001 елдан бирле ел саен Татарстан Президенты патронажы астында уза. Анда республиканың барлык шәһәрләре, районнарыннан яшь талантлар җыела. Фестивальнең ачык форматта үтүе Россия, якын һәм ерак чит илләр иҗади коллективларына да катнашу мөмкинлеген ача.

Исегезгә төшерәбез, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре махсус дәүләт стипендияләренә 2006 елдан алып ел саен ия була. Кырым Республикасында үтүче җәйге иҗади смена исә быел 15 тапкыр узачак.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Рифкать ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев