Логотип Идель
Иҗат

ШИКӘР ДИАБЕТЫН... "КЕР КЫСТЫРГЫЧЫ" ТИКШЕРӘ!

Казанның өч укучысы SugMetr проекты өстендә эшли. Алар уйлап тапкан махсус җайланма киләчәктә шикәр диабетыннан интегүчеләрнең тормышын җиңеләйтергә тиеш. Алар өчесе Казанның өч мәктәбендә укыса да, берләшеп эшләүне кулайрак күргәннәр.

Бүген шикәр диабетыннан Җир шарында яшәүче 371 миллион кеше авырый икән. Берничә елдан диабеттан интегүчеләр саны ике тапкырга артырга мөмкин. Бу авыруның төп сәбәпчесе – гомумән яшәү рәвешенең үзгәрүендә.

Якыннарының авыруы проект ясарга этәргән


Казанның IT-лицее укучысы Никита Зайцев (11 сыйныф), 8нче гимназия укучысы Юлия Старостина (11 сыйныф) һәм КИТТУ-КАИның Инженер лицее укучысы Арсен Сисенов (9нчы сыйныф) бу проектка бары тик быелның май аенда гына тотыналар. Тик шуңа да карамастан, бүген әлеге җайланманың 60 проценты инде әзер икән! Менә ничек эшли хәзерге яшүсмерләр. Укырга да өлгерә, фән белән шөгыльләнергә дә.



Никита, Юлия һәм Арсен тиктомалдан гына әлеге җитди проблеманы хәл итәргә алынмый. Никитаның дус кызының әбисенә һәм Юлиянең якын дустына шикәр диабеты диагнозын куйганнар. Бу проблема егет-кызларның үзләренә якын булгач, алар аны тирәнрәк өйрәнергә була.

– Кайбер кешеләрдә бу авыру башка чирләр нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин. Күп итеп борчылсаң да, шикәр диабеты башланырга мөмкин. Без гадәти глюкометрны (кандагы глюкоза дәрәҗәсен тикшерә торган җайланма) мобиль итеп ясарга телибез. Гадәти глюкометрда анализ алу өчен бармакны тишеп, кан алырга кирәк. Бу бик авырттыра. Җитмәсә, тест-полоскасы тиз бетә. Аны алыр өчен дә диабеттан интегүчеләр якынча 70 мең сум акча туздыра, – дип аңлатты «Ялкын»га Юлия.

Монда да «кер кыстыргыч»ы кирәк


Яшүсмерләрнең яңа җайланмасы кечкенә генә кер каптыргычына (прищепка) охшаган. Ул диабет белән авыручы кешенең колагына беркетелә. Колакта кан тамырлары бар. Инфракызыл спектроскопия ярдәмендә әлеге каптыргыч организмдагы глюкоза күләмен, кояш нурларының аермасын билгели. Проектның исеме дә тикмәгә генә SugMetr, дип аталмый. Чөнки ул «sugar» – «шикәр», «metr» – «үлчәү» кебек инглиз сүзләреннән алынган.



SugMetr проектында алар өчесе ген катнаша. Андыйлар турында "кечкенә дә, төш кенә" диләр. Яшүсмерләрнең командада һәрберсенең үз функциясе бар. Мисал өчен, җайланманы җыю – Никита өстендә. Юлия исә тема буенча фәнни әдәбиятны өйрәнә. Җайланма сыйфатлы гына түгел, дизайн ягыннан матур да, эшләнеше буенча уңайлы да булырга тиеш. Моның өчен Арсен җаваплы икән.

Хәзерге вакытта SugMetr проектын эшләүчеләр җайланманың датчикларын тикшерү өчен Казанда махсус җиһаз эзлиләр. Шулай ук SOFT (махсус программа) да язу кирәк булачак. Хәзер барлык эш шуңа бәйле икән.

Үз проектлары белән бу яшүсмерләр быел «Сәләтлеләр ачылышы» дип исемләнгән Яшьләрнең сәләтлеләр мәктәбендә дә катнашкан. Анда проектларын тәкъдим иткән вакытта төрле белгечләрдән киңәшләр алалар. Шунда ук финанс ярдәмен кайдан алырга, кайсы документны беренче итеп эшләргә дигән сорауларга җаваплар табалар. Моннан тыш, әлеге егетләр-кызлар Талантлар университетындагы күп кенә проектларда катнашып килә икән.

 КАИлар булышачак


Проектны ясаганда, шактый фәнни әдәбият белән дә танышалар. Ләкин, ни кызганыч, рус телендә мондый мәгълүмат юк диярлек. Шуңа инглиз телендәгесен укырга туры килә. Мондый җайланманың прототибы Россиядә дә, Израильдә дә бар. Израильнеке бик кыйбат – 200 мең сум чамасы, ә Россиядә эшләнгәненеке мәгълүматны төгәл күрсәтми икән. Израиль җайланмасына өстәмә рәвештә алмаш сенсорлар да сатып алырга кирәк, бу тагын өстәмә чыгым дигән сүз. Шуңа SugMetr җайланмасын безнекеләр күпкә уңайлырак, ә иң мөһиме - күрсәткечләрне  төгәл билгели торган итеп ясамакчы.







Хәзер бу яшүсмерләргә КИТТУ-КАИ белгечләре ярдәм итә. Андагы абый-апалар бу яшьләргә остаз булып торачак.  SugMetr проекты командасы әлеге вуз белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә дә кул куйган. Вуз белгечләре проектның техник өлешен ясарга булышачак икән. Быелгы көздә прототипны тулысынча ясап бетерергә җыеналар. Җайланманы эшләп бетергәч, аның берсе якынча 2000 сум торачак, дип уйлый егетләр-кызлар.

– Проектны производствога җибәререргә теләсәк, документларны да рәсмиләштерергә кирәк булачак. Бу, әлбәттә, күпмедер вакыт таләп итәчәк. Ләкин үз максатыбызга тугъры булсак, аңа ирешеп була. Без һәркем куллана алырдай һәм файдалы җайланма булдырырга телибез, – дип сөйли Никита.

Киләчәктә дә Юлия, Арсен, Никита мондый проектлар эшләүдән туктарга җыенмый. Юля инженер-конструктор яки мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә инженер булырга тели. Никита исә кешеләргә файда китерүче башка идеяләрне тормышка ашырачак. Арсен да бу проектта гына тукталып калмаска тели.
Белешмә:

Шикәр диабеты – организмның глюкозаны үзләштерә алмауга бәйле авыру. Шуның нәтиҗәсендә инсулин гормоны җитми башлый. Аннан соң гипергликемия – канда глюкозаның күләме арта баруы – башлана. Шикәр диабеты хроник авыруларга керә. Аның нәтиҗәсендә углевод, май, аксым минерал, су-тоз маддәләренең әйләнеше бозыла. Кешедән кала, бу авыру мәчеләрдә, этләрдә дә булырга мөмкин. Бу чир ул эндокрин авырулар төркеменә керә.

Бүген шикәр диабеты – дөнья дәрәҗәсендәге проблема. Ул елдан-ел үсә генә бара. Россия бу авырудан интегүчеләр рейтингында 5нче урында тора. Бүген безнең илдә 280 мең диабетик яши. Алар арасында 16 мең бала, 8,5 мең яшүсмер бар. Моннан тыш, 6 миллионнан артык россияле үзенең бу авырудан интеккәнен белми дә яши.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВА фотолары

Фоторепортаж төшерергә мөмкинлек биргәннәре өчен
Казан КИТТУ-КАИның Инженер лицеена рәхмәтебезне белдерәбез!


















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев