Логотип Идель
Иҗат

ОБСЕРВАТОРИЯГӘ СӘЯХӘТ: КҮРМӘГӘНЕҢНЕ КҮРӘСЕҢ КИЛСӘ...

Cинең йолдызлар яңгырын күзәткәнең бармы? Авыл яшьләренә күк капусы ачылу кирәкми, капка төбенә чыгып, башыңны өскә күтәрсәң, шул җитә. Шәһәрдәгеләргә күк үзенең байлыкларын күрсәтергә ашыкмый. Аларга  Казанның Энгельгардт исемендәге обсерваториясе ярдәмгә килә. Биредә йолдызларныкын гына түгел, чып-чын планеталар яңгырын да күреп була икән бит!


Без дә шундый яңгырга эләктек бит әле! Юк-юк, кулчатырлар кирәк булмады бу яңгыр астында «калучы»ларга. Бу юлы телеско аша гына күзәттек. Обсерватория хезмәткәрләре әйтүенчә, чып-чын йолдызлар яңгырын май һәм август айларында гына күзәтеп була. Җитмәсә, моның өчен аяз һава торышы булуы да кирәк. Күңел күзе күрсә дә, болытлы һава торышында хәтта телескоп аша да серле күкне күзәтеп булмаска мөмкин.




Йолдызлар күзәткәнче, лекция тыңла!


Без билгеләнгән вакытка бераз соңга калсак та, обсерваториядә эшләүче ханым бик җылы каршы алды. Ә иң зарыгып көтеп алучылар кемнәр иде дисезме? Черкиләр! Машинадан чыгуга ук, безгә килеп ябырылмасыннармы?! (Обсерваториягә җыенганда черкиләргә каршы спрейлар алырга оныта күрмә!)

Урынга килеп җитү белән шул ук мәлдә йолдызлар карарга чабасы идек, тик йолдыз атылган кебек атыла алмадык: башта лекция тыңларга кирәк икән бит (нәкъ университеттагы кебек башта – теория, аннары – практика). «Йә, Аллам, тагын күңелсез лекция тыңлыйсы булыр микәнни?» дигән сораулы уйлар белән кап-караңгы лекция залына кереп чумдым. Әмма лектор апа сөйли башлагач та үземнең юкка борчылуымны аңладым. Шуның кадәр рәхәтлек белән, үз эшен шулкадәр яратып, тәмле итеп лекция сөйләгән укытучыны әле очратканым булмагандыр. Олы яшьтәге хезмәткәр шулай мавыктыргыч итеп Кояш системасы турында сөйләгәндә ничек йоклап китеп булсын, ди?! Гөнаһ булыр иде, билләһи!

Бу апаның исемен белмәсәм дә, мин аңа әле дә рәхмәт укыйм. Белмәгән әйберләргә күзне ачты ул минем.


Ә син боларны белә идеңме?



  • Кояш нуры безгә 8 минут эчендә килеп җитә;



  • Ай яктылыгы Җиргә кадәр җитү өчен 1 секунд вакыт кирәк;



  • Венера планетасын бернинди телескоптан да күзәтеп булмый;



  • Юпитер планетасындагы кызыл урыннар – антициклон давылы;


  • Бу планетаның 66 иярчене бар;


Белем багажымны тагын да авырайтканы өчен лектор апага рәхмәт! Җитмәсә, мәктәп елларыннан бирле Плутонны 9нчы планетага санап йөргәнмен бит мин! (Аны 2006 нчы елда ук планеталар исемлегеннән сызып ташлаганар. Менә, йөр син, Кояш системасын беләм, дип!)

 

Обсерваториягә полиция хезмәткәрләре нигә килә?


Мин авыз ачып тыңлаган лекция тәмамлангач, без урамга чыктык. Обсерватория территориясе шактый зур. Биредә бер тылсымлы җир бар – меридиан, дип атала ул. Аны атлап чыкканда, күңелең белән теләк теләргә кирәк, ди! Бер дә чынга ашмый торган теләк тә бу меридианның көче белән чынга аша да куя, имеш!



Әнә, хыялларын чынга ашырырга полиция хезмәткәрләре дә йөри, ди бит монда! Шундый экскурсияләрнең берсендә беркайчан да чынга ашмаслык  теләк теләгән хокук сакчысы. Могҗиза! Аның хыялы тормышка аша! Шуннан соң ул хатынын да алып килгән. Аның хыялы да чынга ашсын өчен! Менә, әйт син аннары, хыяллар чынга ашмый, дип. Танылган рекламаны үзгәртсәк, болайрак килеп чыга: «Обсерватория. Хыяллар чынга аша» :)

Обсерватория территориясе бик бай тарихлы. Биредәге кедрларга да 119 яшь икән бит! Аларның кәүсәләренә тотынып торсаң, бер атналык энергия аласың, ди.

 

Йолдызларны түгел, планеталарны яудырдык!


Дөресен генә әйткәндә, обсерваториягә телескоп аша йолдызларны күзәтергә килдем. Ә монда барысы да икенче борылыш алды да куйды. Без Җир планетасыннан 81 тапкыр җиңелрәк һәм 4 тапкырга кечерәк объект белән хозурландык. Ярар, баш ватып утырма: ул – Ай!



Нәрсәне-нәрсәне, ләкин Айны бу тиклем голланд сырына охшаган, дип белми идем. Мин тулган айга караган саен, аның күзләрен, борынын һәм моңсу елмаюын гына күрә идем. Иңенә көянтәләр аскан Зөһрә кызны тапмасам да, аның Айда икәнлегенә ышандым. Ә телескоп аша Ай бөтенләй башка булып чыкты. Үзе сап-сары, кул сузымында гына, түп-түгәрәк! Күзләр, борын, ирен дип уйлаган әйберләр, баксаң, диңгезләр булып чыкты. Айдагы караңгы урыннарны нәкъ шулай, дип атыйлар. Тик мультфильмдагы Лунтикны гына табып булмады :)

Без генә түгел, обсерваториягә килгән һәркем шаккатты ул көнне! Шулай булмый ни: бик якындагы айны 1879 елда Дублинда (Ирландия) эшләнгән телескоптан кара да, шат булма, имеш!



Телескоп янында сәгатьләп булырга туры килмәде безгә. Һәркем карап өлгерсен өчен (экскурсиягә килгәннәр шактый иде – 40ка якын кеше), телескоп янында берничә секундка гына тоткарландык. Чөнки һәркем сап-сары, караңгы тишекле Айны күреп өлгерергә тиеш иде. Вакыт – акча, диләр. Монда вакыт төшенчәсе бәхетле мизгел белән бәйле. Моңа кадәр айны шу-у-у-ундый зур, дип күз алдына да китерә алмый идем.

 

Өеңә ачыла торган түбә кирәкме?


Обсерватория музеенда без Галилео Галилей телескопын да күрдек. Ә «Меридиан түгәрәге» дип исемләнгән телескоп үзенең 145-еллыгын «бәйрәм иткән». Мондый җайланмалар дөньяда 5әү генә. Шуның берсе – Казанда. Горурланмас җиреңнән горурланырсың! Халыкка 120 сантиметр киңлеккә ачыла торган обсерватория түбәсе дә ошады. Эх, өйдәге түбә дә ник шундый түгел икән?! Ул чакта берничек тә түшәмгә төкереп ятып булмас иде. Түшәмне ачтың да йолдызлы күккә карап яттың:)



Мин, әлбәттә, Ай карарбыз да, шул хис белән генә ләззәтләнеп йөрербез, дип уйлаган идем. Тик алай булып чыкмады. Безгә Кояш системасындагы иң җиңел планетаны да күрергә дә насыйп булды бит әле! Обсерваториядә эшләүчеләр әйтүенчә, бу планетаны океанга утыртып куйсаң, ул калкавыч кебек батмыйча тик торыр иде. Сатурнны би-и-и-к ерактан гына күрсәк тә, бездән шактый ераклыкта урнашкан планетаны күрү үзе зур бәхет булды! Аның боҗралары уйдырма түгел, ә чын икән. Жәл, аларны тотып карап кына булмады:)

 

Барысын да күрдем!


«Бүген Ай һәм Сатурнны күзәтә алуыгыз үзе үк зур бәхет. Дөресен генә әйткәндә, без аларны күрә алмассыз, дип уйладык. Нәрсә генә әйтмәсеннәр: күкләр алдында без – көчсез», – ди обсерваториядә эшләүчеләр...

Шундый сүзләр белән обсерваториягә булган кечкенә генә сәяхәтебез тәмамланды. Тик монда тагын-тагын килү теләге күңелдә күптәннән шытып чыкты...



P.S. Обсерваториягә сәяхәт турында мин очраклы рәвештә генә cоциаль челтәрләр аша белдем. Август ае йолдызлар һәм планеталар яңгырын күзәтер өчен – шәп вакыт. Укырга барыр алдыннан, вакытыңны бушка уздырма! :)

Җитмәсә, 2017-2018нче уку елыннан мәктәп укучыларына астрономия фәне кертелә. Ә обсерваториягә сәяхәт – бу фән белән кызыксыныр, аны яхшырак белер өчен менә дигән ысул.

Адресы: Яшел Үзән районы, Обсерватория бистәсе.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев