Иҗат
ӘНИЕМӘ
Күз карашларың ягымлы
Һәр сүзең миңа өлге.
Чын татар хатынына хас
Сөйлисең үлчәп сүзне.
Дөньядагы иң кадерле,
Иң газиз кешем Әни.
Тыйнаклыкта, тырышлыкта
Мине артыннан әйди.
Безгә багышланган әнкәй
Бар тормышың, гомерең.
Таянычың булырбыз без
Тыныч булсын күңелең.
Әнкәйләр күп җир йөзендә
Тик безнеке бер генә.
Гаиләбез бакчасында
Нур чәчүче гөл генә.
Хуҗина Ләйсән,
Азнакай шәһәре гимназиясе, 16 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 сентября 2026 - 10:34
ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
16 сентября 2026 - 10:29
КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
Нет комментариев