Иҗат

Бүген кабат кышлар килде,
Салкын көннәргә төреп.
Бураннар да уйный хәзер
Сихри мизгелгә күмеп.
Могҗизага бай кышым.
Яңа еллар да атлый.
Бәхет-шатлык өләшеп ул,
Үткән елларны саклый.
МИНЕМ ЯРАТКАН КЫШЫМ
Менә минем яраткан сихри кышым да килеп җитте. Табигать янә ап-ак юрган белән капланды. Көннәр салкын коега чумган кебек тоела. Кырыс бураннарга бай кышым кабат безгә үзенең гүзәл кар бөртекләрен бүләк итә башлады.
Аеруча без - балалар кышның килүенә сөендек. Чана-чаңгыларыбзны кулга тотып, биек тау башына киттек. Дусларым белән хоккей уйнарга да яратам. Буш вакытым булуга, иптәшләрем белән катокка барып, яраткан уеным белән шөгыльләнәм.
Кыш чынлап та матур һәм күңелгә якын. Бәлки, нәкъ менә әлеге ел фасылында тугангадыр.
Сихри кышым, тоткарлан, ашыкма әле китәргә.
Алмаз Шәрифуллин,
Мамадыш, Дүсмәт

Кыш килде
Бүген кабат кышлар килде,
Салкын көннәргә төреп.
Бураннар да уйный хәзер
Сихри мизгелгә күмеп.
Могҗизага бай кышым.
Яңа еллар да атлый.
Бәхет-шатлык өләшеп ул,
Үткән елларны саклый.
Энҗе Мөбәрәкҗанова,
Мамадыш, Дүсмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев