Логотип Идель
Иҗат

МӘКТӘПТӘН - ФЕРМЕРЛЫККА

Фермер булыйм, дисәң, башта мәктәпне тәмамла! Юк, монда урта мәктәпне тәмамлау турында сүз бармый. Чөнки эшмәкәр яки фермер булыр өчен мәктәп программасын белү генә җитми. Бу эшнең нечкәлекләренә төшенергә кирәк. Бу уңайдан, 14-16 апрель көннәрендә Казанда Яшь эшмәкәр (башлап килүче фермер) мәктәбе оештырылачак. Быел ул инде дүртенче тапкыр уздырыла.

Яшь эшмәкәрләр (булачак фермерлар) мәктәбенең төп максаты – үз бизнесын булдырырга теләүче яшьләрне укыту, эшне уңышлы итеп башлап жибәрү өчен аларга тиешле дәрәҗәдәге белем-күнекмәләрне бирү. Шулай ук авыл яшьләре арасында эшмәкәрлекне популярлаштырырга да телиләр.

Авыл яшьләре үз эшләрен башларга тели


– Авыл яшьләре үз эшләрен башлап җибәрү турында хыяллана. Алар материаль яктан җитеш тормышта яшәргә тели. Шул ук вакытта авылларының икътисади яктан үсеше турында да борчыла. Бу яшьләрнең барысы да компетентлы белгечләр җитәкчелеге астында теоретик һәм практик белемнәрен арттыра алачак, – ди Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина.

Әлеге мәктәпнең быелгы программасы яңартылган. Биредә авылларда ихтыяжы зур булган бизнес юнәлешләре – үсемлекчелек, терлекчелек һәм механизация – буенча укытачаклар. Аерым алганда үсемлекчелек тармагында бөртекле, кузаклы культураларның төрле сортларын караячаклар, терлекчелек тармагында нинди азык кулланырга кирәклеген беләячәкләр. Терлекчелектә мөгезле эре терлекнең сөт һөм ит өчен булган токымнарын анализлаячаклар. Механизация юнәлешендә исә яңа төр техника белән танышачаклар.

Булачак эшмәкәрләр, фермерлар грантлар конкурсларында жиңеп, крестьян-фермер хужалыгын һстерү өчен субсидия алган фермерларның фермалары белән дә танышачак. Яшьләр Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре программа, конкурслар турында да беләчәк.

Фермер булырга теләүчеләр күбәйгән


Чыннан да, әлеге мәктәптә катнашырга теләүчеләр күбәя икән. Мисал өчен, гаризаларның саны икеләтә арта икән. Ә бу мәктәпкә ихтыяҗ булуы турында сөйли.

Чара тәмамлангач, катнашучылар башлап килүче фермерларга булыша торган программалар, гаилә терлекчелек фермаларына булган субсидияләр, грантлар, аларда ничек катнашырга кирәклеген белә. Мәктәп мәгълүмати белемнәрне генә арттырып калмый, практикада эшмәкәрлек потенциалын арттыра. Практик белемнәрне ныгытуны былтыргы катнашучылар үзләре сораган булган.

Мәктәп тәмамланганда, һәр катнашучыга дәүләт дәрәҗәсендәге сертификат тапшырыла. Узган елларда катнашучылар «Башлап килүче фермер» программасы катнашып, дәүләт ярдәмен ала алган.






Ничә кеше белемен арттыра алачак?


Әлеге мәктәп бары тик 50 кешене генә кабул итә ала. Анда 18-35 яшьтәге республика районнарында яшәүче яшьләр катнашырга мөмкин. Алар барысы да авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнесын башлап җибәрергә теләүчеләр булырга тиеш. Шулай ук бер елдан азрак вакыт дәвамында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары үзләрен сынап карарга мөмкин.

– Яшьләре буенча туры килмәгән яки гаризаларны соңарып җибәргән кешеләрдән шалтыратулар да күп була иде. Алар бу дәресләрдә катнашу өчен рөхсәтне үтенеп диярлек сорый иде, – ди Миләүшә Заһидуллина.

Мәктәп дигәч тә, бу чара өч көн дәвамында гына уза. Яшәү, туклану чыгымнарын кабул итә торган як каплый. Шушы егет-кызлар безгә шалтыратып, «Сезнең программагыз бик кызыклы. Безгә яшәү урыны да, туклану да кирәкми. Бары тик укуларда катнашырга гына рөхсәт итегез», дип ялвара икән. Әлбәттә, бу – оештыручылар өчен комплимент, алга таба эшләр өчен яхшы мотивация.

– Бу мәктәптә бары тик үзләре үсәргә теләгән яшьләр генә катнаша. Без дә, район да мәҗбүриләп жибәрмибез. Алай булганда, бу чараның мәгънәсен дә калмас иде. Мәктәпнең төп бурычы кешегә үз эшен башлап җибәрүдә булышу. Ә бу бары тик кешенең үз теләге булганда гына килеп чыгарга мөмкин, – ди Аграр яшьләр берлеге рәисе.

Белешмә:

Бүгенгә Аграр яшьләр берләшмәсе республиканың 33 районында эшләп килә. Аларның һәрберсендә район бүлекләре булдырылган. Тагын 10 район бу эшкь кушылачак. Хәзер авыл туризмын үстерү буенча эшләр башкаралар. Мисал өчен, былтыр Питрәч районында «Скорлупино» йомырка фествиале, кыш көне Мамадыш районында узган «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды. Быелгы яңалыкларның берсе – Зәйдә «СЕНОФЕСТ» күпмилләтле һәм халык культурасы арт-фестивале узачак.

Яшь эшмәкәр (башлап килүче фермер) мәктәбен Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә оештыра. Әлеге мәктәп «2014-2020 елларга Татарстан республикасында авыл яшьләре» ярдәмчел программасын тормышка ашыру максатыннан булдырыла.

Быел бу мәктәп Агробизнес кадрларын яңадан укытуның татар институты һәм Казан дәүләт аграр университеты базаларында узачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев