Логотип Идель
Иҗат

КОТЛЫ БУЛСЫН ӘНИЛӘР КӨНЕ!

«Котлы булсын! 
Гөрләп торсын!
Әниләрнең бәйрәме!» - ди Саҗидә Сөйләманова. Иң кадерле кешеләребезнең бәйрәме тагын да матуррак үтсен өчен һәм сез әниләрегезгә булган эчкерсез рәхмәт хисләрен тулыра җиткерә алсын, дип без котлаулар әзерләдек. Күңелеңдәге хисләр белән тәңгәл килгәнен эзләп тап та, әниеңне котларга ашык. ;-)

1) Иң сөйкемле сүзләр - синеке!
Йомшак, жылы куллар – синеке!
Иң-иң татлы сүзләр - синеке!
Җан изрәткеч җырлар – синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

Бәйрәмең белән, дөньядагы иң якын кешем!

2) Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап сиңа шулай дип эндәшәм. Күңелемдә урын алган бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә сүзләргә салам: һәрвакыт янымда булган, уңышларыма шатланып, борчуларымны уртаклашып яшәгән газиз әнием, барысы-барысы өчен дә синең алдыңда баш иям!

3) Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әнием, син дөньядагы иң матур, иң акыллы, иң уңган, иң булган, иң шәп әни! Нәкъ менә шундый булганың өчен мең рәхмәт сиңа!

4) Әни - җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы - кояшта,
Күкнең матурлыгы - йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

5) "Бердәнбер кызым!" — дип, иркәләп һәм сөеп,
Үстердең син мине, Әнкәем!
Җил-яңгыр тидерми, яшисең хәзер дә.
Кадерләп ниләр соң әйтәем?!
Гомерем буена, тоям мин, Әнием,
Наз тулы йөрәгең җылысын.
Телимен мин сиңа, бәйрәмең көнендә.
Саулыкның корычтай ныклысын!

6) Безнең өчен яшәү өлгесе син.
Бар назыңны безгә багышладың.
Ап-ак карлар яуган шушы көндә.
Таралсыннар барлык сагышларың.
Көчле бит син. Әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен.
Ходай олыласын үзеңне.
Без яшибез. Әнкәй, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без.
Исәнлектә үтсен гомерең.

7) Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.

8) Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.

Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.

9) - Әни... Синең күзләрең шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә кулларың иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Кагылуың була, бөтен борчулар онытыла. Ә “Балам” дип аркамнан сыйпасаң, миңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләрең... Сүзләрңе шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсам төннәр буе янымнан да китмисең син. Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле буладыр. Шушы матур бйәрәм көнендә сиңа рәхмәт әйтәсем килә: рәхмәт, әнием. Бәйрәмең котлы булсын!

10) Рәхмәт, әнкәй, бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшьлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда син дә, әнкәй,
Бала кебек куандың. |
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер, |
Гомереңдә бәрәкәт.

11) Әнием! Әнкәем! Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда? Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстердең син балаларыңны.Әле хәзер дә таңың “балалар” дип ата, кояшың “балалар” дип байый. Дөньябыз түгәрәк булсын өчен син кирәк, әни. Сиңа йөрәк түреннән чыккан иң изге, иң ихлас теләкләрне телибез! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын!

12) "Үзәкләрем өзелеп йокыдан уянып китәм. Кара әле, дим, адәм баласының күңелендә кыен чакта әнкәйгә сыенасы килү теләге гомерлеккә кала икән бит. Балачакта урамда уйнап йөргәндә, кайсы гына сабый, кем дә булса үзен рәнҗетсә, "Әнигә әйтәм!" дип өенә йөгермәгән? Әнисе яклыймы - юкмы, анысы - башка мәсьәлә, иң мөһиме, "Әнигә әйтәм!" дигән тылсымлы сүз бар". Фәйрүзә Мөслимова

13) Әни. Нинди зур сүз бу!Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев