Логотип Идель
Иҗат

КАЗАН СТУДЕНТЛАРЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ПРОТЕЗ ЯСЫЙ

Ни кызганыч, Россиядә ел саен 20 мең бала йөрәк-кан тамыры авырулары белән туа. Ә дөньяда яңа туган һәр 1000 сабыйга йөрәк авыруы булган 6-8 бала туры килә. Алмаз Гәрәев мондый сабыйларга ничек булышырга кирәклеген белә. Татарстаныбызда иң акыллы һәм миһербанлы кешеләр яшәгәненә шик юк, дуслар!
Яңа туган балаларга операция ясаганда, организм эченә кан тамыры урнаштырыла. Сабый үсә, ә теге кан тамыры – юк. Нәтиҗәдә, шушы яңа тукыма үсә торган организмның дөрес формалашуына киртә булып тора да инде.

Алмаз Гәрәев – Казан дәүләт медицина университеты студенты, «Умник» программасы җиңүчесе, күп тамырлы протез ясаучыларның берсе. Нәкъ менә шушы протез кеше организмы белән бергә үсә ала! Чит ил аналоглары белән чагыштырганда, аның бәясе дә 30-40 процентка арзанрак.

– Алмаз, бу эшне кайчан башлап җибәрдең?

– Күп тамырлы протез ясау идеясе моннан 3 ел элек минем дустым Вячеслав Аверьяновта туды. Калган эшкә кар ява дигәндәй, без, озакак сузмыйча, аны тормышка ашыра да башладык. Проектны булдыру өчен Вячеслав машинасын сатты. Шул акчага эксперименталь операция бүлмәсен арендаладык, беренче тикшеренүләрне уздырдык. Безнең эшчәнлегебезгә Татарстанның баш балалар кардиохирургы Леонид Михайлович Миролюбов хәер-фатыйха бирде, ярдәм итте.

– Бу проектка күпме акча керттегез?

– 200 мең сум күләмендә шәхси акчаларыбызны керттек. Ә «клиникага кадәрге тикшеренүләр»нең беренче этабын тәмамлар өчен 1 341 000 сум акча кирәк.

– Проектны башкарып чыгу, ай-һай, җиңелләрдән түгелдер. Машиналар сатылган, акчалар түгелгән, ә чиге-кырые юк. Эшегезгә тагын ярдәм итүчеләр булырмы соң?

– «Безнең Татарстан» VI Республика яшьләр форумында, «iВолга-2016» Идел буе федераль округы яшьләр форумында, Research медицина өлкәсендәге яшь галимнәрнең Халыкара конгрессында катнаштык. Аларда без финанс ярдәмен алдык, кирәкле элемтәләрне таптык.

Университетыбызда башкарылган «Умник» программасы турында белдек. Безнең өчен «Умник» – җәмгыятькә файда китерәчәк инновацион продуктны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлек. Әле тагын «Старт 1» һәм «Старт 2» конкурсларында да катнашырга җыенабыз.



– «Умник» программасында җиңеп чыккач, 500 мең сум күләмендә акча тапшырыла. Бу акчага нәрсә эшләргә җыенасыз?

– Проектта әле тагын эксперименталь операцияләр ясарга кирәк. Безнең күп тамырлы протезга анализ ясарга, аның турында статистик мәгълүмат җыярга да кирәк. Шулай итеп кенә, без үзебезнең проектыбызның нәтиҗәлелеген дәлилли алабыз. Акча мәсьәләсеннән кала, миңа бүгенге заманда бизнес алып бару, икътисад турында белү программасы да кызыклы.

– Сез уйлап тапкын күп тамырлы бер протез күпме торачак?

– 16 мең сум. Аның чит ил аналоглары (суыртымый торганы) 25-35 мең сум тора.

– Сезнең проект кайчан тормышка ашырылачак?

– Дөнья базарына күп тамырлы протезны 2021нче елга чыгарырга уйлыйбыз. Без күп тамырлы булган төрле протезлар булдыра алачакбыз. Мисал өчен, аорта, йокы, коронар, бот артерияләрен җитештерәчәкбез.

«Идея» технопаркы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев