Логотип Идель
Иҗат

АЛИНӘ ӘХТӘМҖАНОВА: КАЕНЧЫК БӘХЕТЕ

Айгөл каникулда әбиләренә авылга кайтты. Их, ничек матур аларның авыллары! Сокланып туймаслык. Бар яктан таулар, елгалар уратып алган. Ә бу яшеллек... Күз явын алырлык... Каен кызлары, имән егетләре берсеннән-берсе зифа, нык, төз... Аларның авылларыннан ерак түгел бер урман бар. Шул урман тирә-якка искиткеч матурлыгы белән танылган. Анда агачларның, үләннәрнең нинди генә төрләре юк! Ә менә урманның нәкъ үзәгендәге аланга керсәң, чәчәкләрнең күптөрлелегеннән күзләр камаша. Монда килсәң, әкияткә эләккәндәй буласын. Айгөл бик еш шушы әкияти урманга бабасы белән йөреп кайтырга дип чыга иде. Бабасы аның бик күпне белә. Нишләп укытучы гына булмады икән ул?

Менә бу юлы да Айгөл бабасы белән, йөреп кайтырга дип, язгы урманга таба юл тотты. Урман бу юлы аеруча матур, гүзәл иде. Инде кошлар да кайтып өлгергән. Айгөлнең яраткан аланында да кар эреп беткән. Җир дә кышкы йокыдан уянган, үләннәр кояшка таба калкып чыкканнар. Тик бар да элеккечә түгел иде: нәкъ алан уртасында ялгыз каен усеп утыра. Айгөл аның янына коштай очып барып тезләнде. Ул шундый кечкенә, шундый ялгыз. Айгөл бабасыннан:

- Бабай, ничек бу кечкенә каен берүзе, бүтәннәрдән аерылып үсәргә батырчылык иткән? - дип сорап куйды. Аның тавышыннан кызгануы күренә иде.

- Беләсеңме, кызым, кайвакыт дөнья бездән дә алданрак барысын да уйлап, карарлар кабул итә. Аларны үзгәртү безнең көчтән килә торган эш түгел, безгә моның белән килешәсе генә кала.

- Мөгаен, каенга үзенә генә бик күңелсездер... Аның бит беркеме дә юк...

- Булырга мөмкин...

- Бабай! Минем бик шәп фикерем бар: бүгеннән башлап мин бу каен янына һәркөн килермен, аңа күңелсез булмас. Мин аның турында кайгыртырмын.

- Ярый, кызым, килерсең. Ә бүгенгә җитеп торыр, әйдә кайтыйк, әбиең дә кайгыра торгандыр.

Кызчыкның самимилек, мәрхәмәтлек белән тулган күзләре, йолдызлардай ялтырап, тирә-якны яктыртып җибәрде. Бар Җир шары яктырып киткәндәй булды. Мөгаен, кечкенә каенчык та бик бәхетледер!

Әхтәмҗанова Алинә

Саба районы Түбән Шытсу мәктәбенең
8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев