Логотип Идель
Иҗат

«КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК»: ХЫЯЛЫЙ ДӘВАМ

Менә таң атты. Кәҗә белән Сарыкка тагын юлга чыгарга кирәк. Иң башта Сарык күзләрен ачты һәм Кәҗәне уятырга кереште. Алар урыннарыннан торып, кыр буйлап киттеләр. Ләкин Кәҗә белән Сарык иң мөһим нәрсәне оныттылар. Кичә үлемнән коткарып калган бүре башы хәзер учактан калган көл янында ята. Беренче булып моны Кәҗә исенә төшерде, тик бу вакытта инде соң иде. Кичә Кәҗә белән Сарыктан качып киткән бүреләр хәзер туп-туры өсләренә киләләр.

– Бүре башы, – диде Кәҗә, Сарыкның кулыннан тотып, – нигә син аны калдырдың?

– Ә син нигә алмадың? – дип бәхәсләшә-бәхәсләшә Кәҗә белән Сарык басу уртасында басып калдылар.

– Йөгердек! Әнә анда елга, алар судан курка. 

Сарык урыныннан беренче булып кузгалды, ә Кәҗә аның артыннан калмады.

Бара торгач су буена килеп җиттеләр. Ярга якынрак килгәч, озын сары чәчле куркыныч бер хатынны очраттылар. Ул басмада утыручы Су анасы иде.

– Кәҗә белән Сарык, кая йөгерәсез? – дип сорады ул.

– Бүреләрдән качабыз, алар безнең арттан йөгерәләр, – диде Кәҗә. – Теге ярга чыгасы иде, югыйсә куып җитәрләр бит.

Су анасы: «Әйдәгез, мин сезгә булышам. Суда таралган чәчләремә менеп басыгыз. Мин йөзеп чыгармын, ә сез курыкмагыз, суга егылып төшмәссез».

Кәҗә белән Сарык аңа ышанмыйча карадылар, чәчләр шундый зур авырлыкны тотып торсын өчен күпме көч кирәк бит. Тик гаҗәпләнергә вакыт юк, бүреләр инде якында иде. Сарык беренче булып сикерде дә Кәҗәне сөйрәп алды. Ә Су анасының чәче, дөрестән дә, сал кебек нык иде.

– Нинди тылсымлы зат соң син? – дип сорады Сарык.

– Су анасы, дим ич. Суны йөзеп чыккач каршыгызда тагын бер урман булыр. Анда миннән дә серлерәк җан иясен очратырсыз, ул сезгә ярдәм итәр. 

Бу вакыт эчендә инде бүреләр дә чыгу юлын таптылар: яр кырыендагы бүрәнәләрдән сал ясап икенче ярга юнәлделәр. Кәҗә моны күреп: «Сарык, артка борылып кара әле!» – дип кычкырды. Су анасы бу вакытта яр кырыена килеп җиткән иде инде. Чәченнән Сарык белән Кәҗәне төшерде:

– Урманга таба барыгыз, Шүрәле сезгә ярдәм итәр.

– Бик зур рәхмәт сиңа, Су анасы, – дип Кәҗә белән Сарык урманга йөгерделәр. 

Су анасы суга чумды да бүреләр утырган салны этеп җибәрде. Алар исә бер-бер артлы суга төштеләр. Ләкин бу аларга комачауламады, алар барыбер ярга йөзеп чыктылар. 

Ә бу вакытта Кәҗә белән Сарык урманга килеп җитте, алар алдында 3 якка китүче юл пәйда булды. Су анасы биргән киңәшне исләренә төшереп алар «Шүрәле» дип кычкыра башладылар. Өченче тапкыр кычкыруга зур гына мөгезле, агач ботаклары кебек озын бармаклы, яп-ялангач, кеше төсле җан иясе килеп чыкты.

– Сез кем соң? Нигә мине чакырдыгыз?

– Безгә Су анасы син ярдәм итә алачаксың дип әйтте. Без бүреләрдән качабыз, тизрәк моннан чыгарга иде.

– Нигә рәхәтләнеп өйдә утырмыйсыз соң сез? 

Кәҗә белән Сарык моңсу гына башларын аска иеп аларны куып чыгарулары турында әйттеләр.

– Ә, ярый, мин сезгә булышырмын. Әнә теге беренче сукмак белән барыгыз, анда бер авыл бар, шунда чыгып җитәрсез. Бәлки анда сезне кем дә булса сыендырыр.

– Бик зур рәхмәт сиңа, Шүрәле! – дип җавап бирде Кәҗә белән Сарык.

– Ә син нигә бүрәнә белән йөрисең? Әйдә без бармакларыңны алырга ярдәм итәбез, – диде Сарык.

– Мин каршы килмәс идем, – дип шатланды Шүрәле. 

Шулай Сарык белән Кәҗә Шүрәлене бер дә котыла алмаслык тоелган бәладан азат иттеләр.

– Бик зур рәхмәт сезгә,  ул бүрәнә белән мин инде ничә еллар йөрдем, – диде Шүрәле һәм сул як битеннән яшь тәгәрәп төште.

– Рәхмәт сиңа да, ә без алга таба киттек, бүреләрнең куып тотулары ихтимал.

Чыннан да, алар инде якын иделәр. Кәҗә белән Сарык киткәннән соң, чыланган, калтыраган бүреләр Шүрәле янына йөгереп килделәр.

Ул аларны, чатта басып, елмаеп каршы алды.

– Нәрсә телисез? – дип сорады Шүрәле.

– Кәҗә белән Сарык кая йөгерде? – дип сорады бүреләрнең берсе, алгарак атлап.

– Әйдә, озатып куям, – дип Шүрәле аларны урманда әйләндереп йөртте. Бүреләр исә бер-бер артлы хәлдән таеп егылдылар. 

Ул арада Кәҗә белән Сарык авылга килеп җиттеләр, бер йортның ишегалдында басып торучы малайны күрделәр.

– Әй, малай, – дип кычкырды Сарык.

– Сез кем соң? Ни кирәк сезгә? – диде малай. 

– Без – бүреләрнең корбаннары, алардан качып авылыгызга кадәр килеп җиттек. Сезне күргәч, бәлки ярдәм итә алырсыз дип уйладык. 

– Мин Гали, ә бу минем кәҗәм. Ә нигә сез өегездә түгел соң? 

Кәҗә белән Сарык үзләре белән булган барлык хәлләрне дә сөйләп бирделәр. 

_ Димәк, сез күрше авылдан. Ә сезнең бөтенләй барыр җирегез юкмы?

– Юк шул, – дип Кәҗә белән Сарык башларын иделәр.

– Әй, әйдәгез әти белән сөйләшеп карыйм, бездә калырсыз, сөт, йон бирерсез.

– Без бик рәхмәтле булыр идек, – диде алар. Яңа йортка тап булганлыкларына Сарык белән Кәҗә бик шатландылар.

– Курыкмагыз, бүреләр монда юк, алар урманнан чыкмый. Сез минем кәҗә янына кереп тәмле салам белән сыйланыгыз, ә мин әти янына барып киләм. 

Гали китте, ә Кәҗә белән Сарык ашарга әйбер булганлыгына сөенеп печән ашарга керештеләр.

Шул көннән башлап, Кәҗә дә, Сарык та начар көн күрмәделәр. Галиләрдә һәрвакыт азык бар иде. Аларны бик нык якын иттеләр һәм яраттылар – ә бу һәр җан иясе өчен дә иң мөһим әйбер.

Хайруллина Алинә, Гафурова Гөлназ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев