Иҗат
ӘЙДӘ, ПОЕЗД ЙӨРТЕРГӘ?
Поездда барганда, бу машина руле артына утырырга теләгең бар идеме? Күз алдыңа китер: син поезд машинисты, халыкны бер шәһәрдән икенчесенә алып барасың. Күктән җиргә төшергә ашыкма: хәзер Казанда да синең кебек үк егет-кызлар әлеге хыялларын тормышка ашыра ала.
Чөнки җәйнең 1нче көненнән Казанда Балалар тимер юлы эшли башлады. 10 ел эшләп килә торган тимер юлы мәктәбе аша 8,5 мең кеше узган. Аларның 40 проценты тимерюлчы һөнәрен үзләштергән. Әлеге мәктәп 30 августка кадәр эшләячәк. Шушы вакыт аралыганда монда яшь машинистлар, ревизорлар, тимер юл эшчесе практика узачак.

Расписание буенча егет-кызлар йөртә торган поездлар Залесный бистәсендәге «Молодежная» станциясеннән кузгала. Маршруттагы соңгы тукталыш – «Изумрудная» станциясе. Магистральнең озынлыгы – 4,5 чакрым. Беренче станциядән алып соңгы тукталышка кадәр 1 сәгать вакыт сарыф ителә.
5 яшькә кадәрге балалар электричкада бушлай йөри ала. Ә 5-10 яшьлекләргә билетның яртысы өчен генә түләргә кирәк.

Нәрсә: Балалар тимер юлы
Кайда: Залесный бистәсендәге «Молодежная» станциясен
Кайчан: 1 июнь – 30 август, поезд атнасына 5 тапкыр (дүшәмбе, сишәмбе көннәреннән кала) көн саен 10.00, 11.23, 14.15 и 15.38 сәгатьләрдә кузгала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев