Иҗат
ИСЛАМ - СӘЛАМ СҮЗЕННӘН
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә "Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында үткәрелгән чарада социаль челтәрләрдә экстремистик төркемнәрнең эшләү механизмнарын һәм ысулларын ачыклау, аларга каршы тору юлларын билгеләү максат итеп куелды. Түгәрәк өстәлдә социаль челтәрдән файдаланучылар һәм электрон матбугат чараларында эшли торган белгечләргә тәкъдимнәр яңгырады.
Кешеләрнең белем дәрәҗәсе түбән булу – социаль челтәрләрдә экстремистик төркемнәрне барлыкка китерә. Белгечләрнең азлыгы һәм аларның интернетта утырмавы да шундый нәтиҗәләр бирә, – дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә уздырылган "Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы" дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышы барышында.
"Белем булган җирдә, безнең динне белүчеләр арасында экстремизмга да, террорчылыкка да урын юк. Бер конференциядә кешеләр сорау бирде һәм без Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында фикер алыша башладык. Аны бик күп кеше белми булып чыкты. Аның нинди сыйфатларын беләсез, ул нинди сугышларда катнашкан дип сорадылар. Кемдер 50, кемдер аңардан да күбрәк кешене үтергән, диде. Чынлыкта, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер кешене генә яралаган, әмма берәүне дә һәлак итмәгән", - дип мисал китерде мөфти.

//dumrt.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев