Иҗат
ИҢ ТАНЫЛГАН 6 ФОТО ТАРИХЫ
"Икәү фотога төшкәнсез, син барыбер уртада" дигән Равил Фәйзуллин. Юк, бүген без ник бу кешенең уртада чыгуы турында түгел, ә фото турында сөйләшәчәкбез, тагын да төгәлрәге, дөньякүләм танылган 6 фото һәм аларның тарихы белән. Телен чыгарып төшкән Эйнштейн фотосы һәркемгә таныш, ә аның төшерелү тарихын беләсеңме?

1. Фото Эйнштейнга 72 яшь тулган көнне төшерелә. Туган көнен Принстон университетында билгеләп үткәннән соң ул хезмәттәше һәм аның хатыны белән машинага утыра, шул вакытта аларны фотографлар уратып ала. Артур Сас атлы фотограф профессордан елмаерга сорый. Эйнштейнның хезмәттәше тәрәзәне төшерә, ә Эйнштейн телен чыгара. Данлыклы фотоның тарихы әнә шундый.

2. Әфган Мона Лизасы Гула Шарбатка бу чакта нибары 12 яшь була. Туган шәһәрен Совет вертолетлары утка тотканнан соң әти-әнисен югалткан кыз әбисе һәм энеләре белән Пакистан белән чиктә урнашкан лагерьга кача. 1984 елда әнә шунда Стив Маккарри әлеге фотоны төшерә. Бер ел узып National Geographic журналында дөнья күргәннән соң кыз дөньякүләм таныла. Бүгенге көндә Гула кияүдә, өч баласы бар.

3. 1932 ел, Нью-Йорк. 11 төзүче Чарль Эббетсның объективы каршында ашап алырга уйлый. Дөресен генә әйткәндә, фотограф һәм төзүчеләр арасында берничә йөз метр ара була, ә аста шаулап торган Манхэттен урамнары.

4. Әлеге фото легендар фотокорреспондент Евгений Халдей тарафыннан төшерелгән. Фотограф байракны бу урынга үзе алып килә һәм юлында очраган берничә солдаттан аңа ярдәм итүләрен сорый. Алар - 8 нче Гвардия армиясе сугышчысы Алексей Ковалев (байрак тоткан), Абдулхаким Исмаилов һәм Леонид Горичев.

5. Фотода ире протестант, ә хатыны католик булган кешеләр кабере. Аларны бер зиратка күмәргә ярамаган.

6. Тарихка кереп калган иң танылган портретларның берсе Юсуф Карш тарафыннан төшерелгән. Фотода Черчиль бик явыз күренә, сәбәбе - вспышкага кадәр берничә мизгел калгач, фотограф аның сигарасын тартып ала.
Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев