Иҗат
«ХАНБИКӘ» /Люция Әблиева/
***
– Убыр карчыгы! Убыр карчыгы!
Койма башына менеп кунаклагач, җәйге челләдә башына шакмаклы шәл урап, бөтәрләнеп беткән сумка тоткан, тәбәнәк буйлы бөкре карчыкның бер куркынычы юк. Исемен дә белмибез. Каян белик, бөтен авыл “Дубыр карчыгы” дип йөртә ич. Амбар йортында каравылда тора ул. Кибеткә килгәндә-киткәндә шулай үртәп калабыз аны. Нәрсә кирәк икәнен ым белән генә аңлаткан карчыкның исеме дә, бәлки, юктыр?! Безнең авылга читтән килеп урнашкан диләр, бик ерактан. Әнидән исем-җисемен сорарга шүрләтә. Беркөнне үртәгәнебезне сизеп калгач, тиргәп ыргытты. Әйтерсең, “дубыр” “убырга” әйләнгәнгә мин гаепле?! Бала-чаганы таягы белән куып йөрмәсен!
“Әнинең сеңелесе Газимә ападан сорасам? Ул белергә тиеш, ни дисәң дә укытучы кеше”.
Мәктәп укучылары өчен каникуллардан да күңелле чор юктыр. Бигрәк тә җәйгесе – үзе озын, үзе кояшлы, үзе кунаклы. Әйе, әйе, кунаклы! Авылыбыз каладан кайткан кунак балалары белән тула. Клубта билет сатучы Кифая апа сөенеп бетәлми: “Планны үтибез болай булгач” – дип, әни белән шатлыгын бүлешкәнен әллә ничә ишеттем. Кала балалары өчен киноның кырык тапкыр өзелеп куелуы кызык булмаса да, сайлау мөмкинчелеге юк. Шул бер клуб, шул бер “кина”.
Дөрес, минем кебек бишенчегә күчкәннәрне клубка якын-мазар китермиләр, “борыныңдагы юешең кипмәгән”, имеш! Капка төбе яшәсен! Рәхәтләнеп качкалак, таш тибеш, үрдәк атышлы уйныйбыз да, арысак, сөйләшеп утырабыз. Кунак кызлары-малайлары арасында да “борыннарындагы юеше кипмәгәннәр” байтак. Сыерчыклар кебек алар. Тик сыерчыклардан аермалы буларак, кайту-китү вакытлары төрлесенеке төрлечә. Кайсы вакытта безнең авылга өр-яңа кунаклар да килеп төшә. Владик та шулай булды. Мәскәү өлкәсеннән кайтты ул.
Әбисе Саҗидә безнең авыл өчен үзе дә яңа кеше – Сираҗи абзыйның хатыны үлгәч, күрше районнан димләделәр. Владик татарча бөтенләй белми иде. Бер атна бер-беребезгә карашып торганнан соң, без болай булмый, дип, кунак малаен татарчага өйрәтә башладык. Белмәгән урысчабыз белән “теттереп” дәресләр бирдек. Нәтиҗәсе начар булмады, тагын бер атнадан үзебез шактый гына урысча “сукалый” башладык. Владикка “Убыр карчыгы”ның да кем икәнен аңлатып бирергә туры килде.
Онытып торам, белештем тәки “Дубыр йорты” хакында. “Постоялый двор“ны безнең халык “Дубыр йорты” дип үзгәрткән икән. “Ай, дубыр-дубая, вай, дубыр-дубая, дигән җыр да шушы йорт белән бәйле булырга мөмкин”, – дигән фикерен дә өстәп әйтте укытучы апам. “Безнең авылда да булды микәнни постоялый дворлар?” – диюемә: “Өч мәчетле, дүрт су тегермәнле, ун кибетле, базарлы булган авылның да постоялый дворы булмаса! Авылыбыз аша почта юлы да үткәне мәгълүм, сеңелем. 19 гасырда постоялый дворларда кабаклар ачыла башлый, безнең авылда да була ул. Халык телендә бүген дә “Дубыр йорты” дигән сүз йөри икән димәк, ул юктан гына бар булмаган. Бик кызыксынгач, әйтим инде, амбар янына әлеге йортны авылга олы юл аша керә торган ягыннан күчереп куйдылар. Урынын алыштырсалар да, олыракларга ул элеккечә “Дубыр йорты” булып калды, яшьрәкләр – “Амбар йорты”на әйләндерде”, – дип бөртекләп сөйләп бирде.
“Авыл тарихын синең кебек балалар булса, язып була”, – дигәненә үсенеп китсәм дә, убыр карчыгының таягы исемә төшеп, кәефем төште! Кичә урамыбыздагы Азат исемле малайга өлеш чыкты, ләса! Мыштым кына дубыр карчыгының артыннан аяк эзләренә басып бармакчы булган да, килеп чыкмаган. Тегене эләктереп, тамызып алган йомшак җиренә. Владикка сөйләгәч: “Олы кешене гомумән үртәргә ярамый – дип шаккатыруы өстенә, "бәлки ул әкият иленнән килгәндер, әйдәгез төнлә тәрәзәсеннән барып карыйбыз”, – дигән тәкъдимен дә ясады.
Безгә нәрсә, "эт чаба дип бет чаба" дигәндәй, куш куллап риза булдык. Берничә көн узгач, дүрт кыз һәм биш малай төнге унбер тулгач, “Дубыр йортына” юнәлдек. Урып-җыю чоры башланмаганга, бу тирәләр әлегә тынлыкта утырган мәл. Тавыш чыгармаска тырышып, йортка якынрак килдек. Пәрдәсез бәләкәй генә тәрәзәдән урам ягына төшкән яктылык безне сатырга теләгәндәй, җемелдәп яктырып китте. Курыкканга куш күренгәнен белсәк тә, йөрәк табан астына төшеп китәргә күп сорамады. Шул минутта йорт эчендә ут та сүнеп куйды! Кызлар беръюлы: “о-ой!”, – дип кычкырып җибәрдек. Малайлар сер бирергә тырышмасалар да, безгә таба елыштылар. Кая инде тәрәзә төбенә якын килү! “Борылып кайтып китә алу бәхетенә ирешсәк, бездән дә бәхетле кеше булмас иде җир йөзкәйләрендә”, – дип уйлап та өлгермәдек, тәрәзәдә янә ут кабынды һәм аның аша... Ханбикә күренде.
Әйе, әйе чын Ханбикә! Башындагы таҗы күзебезнең явын алып, авызларыбызны ачкан килеш, катып калырга мәҗбүр итте. Мин хаттә аның гүзәл йөзен дә чамалап өлгердем, тик Владикның: “Бежим!” – дигәне колагыма чалынып, алга ыргылдым. Кемдер абынып егылды, кемдер аңа ярдәм итте...
Секунд эчендә без клуб алдында, кинодан таралышкан кешеләр арасына кереп буталган идек инде. Уф-ф-ф! “Убырлы” дияргә тел әйләнми, бүтән сүз башка килми! Шул минутта: “Нәрсә эшләп йөрисең, нигә бу вакытта өйдә түгелсең?” – дип кулымнан килеп тоткан апамның чүт кулын тешләп алмадым.
Бу хәлләргә ничә еллар узса да, сер ачылмады. Гәрчә үзем, Ханбикәне Владикның әнисенә ошатсам да, сорарга батырчылык итмәдем. Шушы кичтән соң без аны башка үртәмәдек. Яклаучысы бар икәнлеген аңладыкмы, әллә бер башка үсеп киттекме, дип әйтим шунда? Икесе дә булгандыр. Исемен дә белдек – Гөлйөзем булып чыкты. Сираҗи абзыйның икенче хатыны үзеннән арткан кием-салымнарын биргәч, ул шактый ыспай гына киенеп тә йөри башлады әле. Башына ничә еллар урап йөргән шакмаклы шәле урынына чәчкәле яулык бәйләр булды. Шулай да кеше арасына бик чыкмады, элеккечә шул “Дубыр йорты” белән кибет арасын гына тапады. Бераздан таягы да каядыр юкка чыкты. Ә бердәнбер баласының кайнап торган казанга төшеп үлү хәсрәтен беркемгә дә белдермичә, үзе генә күтәргәнен, еллар узгач кына белдек. Түземлеге көчле Ханбикәләрнеке кебек булган икән Гөлйөзем карчыкның!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев