Логотип Идель
Иҗат

ЧИП

Хикәянең беренче ике өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.

ЧИП

III

Иртән сәгать җиде тулар-тулмас СМС килде. Рәсимнән иде: «Сәлам, ничек хәлләрең?»

Ай-яй итәгатьле икән, хәлләремне дә белешә. «Ничек булсын инде минем хәлләрем, иртәнге җидедә, әйбәт», дип язып жибәрдем. Институтка җыена башладым. Колагымда колакчын, Хания Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын тыңлап тукталышка атладым. Их, әллә укырга барганчы, Әлдермешкә генә китәсе инде. Дүрт парны көчкә укып чыктым. Көз көне караңгы да тиз төшә. Апын-төпен атлап тукталышка килеп җиттем, автобуска утырдым. Күземне 5 минутка гына йомыйм дигән идем, йоклап киткәнмен. Кондукторның кычкырган тавышына сикәнеп уяндым. Чак туктылышымны узып китмәгәнмен.

Автобустан чыккач, артымнан кемнеңдер күзәтеп баруын сиздем. Башта бик исем китмәде, тик кеше аз йөри торган караңгы тыкырыкка борылгач йөрәгем ешрак тибә башлады. Белгән догаларымны укый-укый ничек кайтып житкәнемне дә сизмәдем. Аллаһка шөкер дип, өемә кереп бикләндем. Ни хикмәт, әни дә бүген төртмәле сүзләре белән шаяртмады. Артык сөйләшмәде. Өй эшләрен әзерләп бетергәч, социаль челтәргә постлар куя башладым. Гаҗәпләнеп куйдым, беләсезме кем язды? Рәсим. Көне буе бер сүз язмаган Рәсим. Аңламыйм мин бу малайларны. Фәрите дә юкка чыкты, монысы да. Менә мин дә ялындырыйм әле дип, каршы җавап язмадым.

Икенче көнне йокыдан торып карасам, Рәсимнән 16 хәбәр: «Син кайда?», «Ник югалдың?»... «Ау» – бигрәк сабырсыз икән үзе. «Йоклаган идем» дип жавап бирдем. «Мин бит сине югалттым, кичә миңа жавап та бирмәдең», ди бу.  Үзе сәгатьләр буе югалып йөри, мин бер тапкыр җавап язмаганга дулый. Телефонда тагын хәбәре күренде. «Айзилә, минем синең белән якынрак танышасым килә бәлки, урамга чыгып керербез?» Хмм, ошамый бу малай миңа, моны вакытында дуслардан алып атарга, ЧСка («кара исемлек») кертергә кирәк. Ике дә уйлап тормыйча җавап яздым: «Гафу ит, Рәсим, чыга алмыйм, минем чәчем кара, синеке ак, без туры килмибез, саубул». СМСлар тынды. Уф, котылдым.

Дәвамы бар.

Хикәя авторы – Мозаффарова Язилә Рамил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев