Логотип Идель
Иҗат

«БЕЗНЕҢ ӘНИ КЕБЕК ИКӘН...» /ӘНИЛӘР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР/

Менә тагын бер күңелле, әмма үтә дә җаваплы бәйрәм якынлаша – Әниләр көне! Бүләкне инде әллә кайчан хәстәрләп куйгансыздыр, шулаймы? Бәлки, мәктәбегездә, сыйныф җитәкчегез белән бергәләп, йә булмаса хезмәт дәресендә кулдан нидер ясагансыздыр? Иң кыены ул түгел... Тәҗрибәм шуны күрсәтә: Әниләр көне алдыннан безгә күбрәк әниләргә багышланган шигырьләр эзләп мөрәҗәгать итәләр. Укучылар да, укытучы абый-апаларыгыз да. Сезгә дә, безгә дә җиңелрәк булсын өчен, аларның кайберләрен журналда да бастырырга булдык. 

Кем уяткан Ләйләне?


Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган –
Бүген әни бәйрәме.


Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын –
Бүген әни бәйрәме.


Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын –
Бүген әни бәйрәме.


Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле:
Котлы булсын!
Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!


Саҗидә Сөләйманова


 




Әниемә булышам


Пөхтә итеп өйне җыям,
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам,
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән
Ипи-сөт алып кайтам.
Борчулы булса әнием,
Тынычлан, дип, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.

Лиана Әмирханова




Әни сүзе


«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.


Зәкия Туфайлова







Әни кирәк


Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!

Роберт Миңнуллин

 

 




Башмак


Яңа башмак алды әни,
Чигүе – сары чеби.
Урам ташына басамын,
Аягым җиргә тими.


Шыгыр-шыгыр башмакларым
Җырлый да җырлый гына.
Алга атлыйм, моң агыла,
Туктасам, җыр да тына.


Миңа хәзер шундый рәхәт
Җырчы башмагым белән.
Дөнья буйлап, рәхәтләнеп,
Җыр тыңлый-тыңлый киләм.


Әлфия Ситдыйкова







Әни сүзе


Әни безгә еш кына:
«Зоопаркка илтәм», - ди.
Энем риза: «Әйдә соң,
Булмадык бит күптән», - ди.

Әни әйтә: «Бер илтсәм,
Тиз генә алып кайтмам –
Зоопарк җәнлекләренә
Охшаган сез бар яктан.

Әтәчләр күк сугышасыз,
Ду килеп, өй туздырып,
Хәтта кылана беләсез,
Маймылны да уздырып.

Ә хәйләгә килгәндә,
Төлкене дә җиңәсез.
Киреләнергә дигәндә,
Дәү мөгезле кәҗә сез.

Шуңа зоопаркка илтсәм,
Бик тә теләп алырлар.
Әле алай гынамы соң?!
Рәхмәт әйтеп калырлар!»

Әни безгә шулай дия.
Беләм инде, шаярта.
Бездән башка нишләсен соң,
Ул бит безне ярата.

Шаяннар, шуклар булсак та,
Түгел без аңа артык.
Ә шулай да җиткәндер шул
Кеше булырга вакыт.

Йолдыз




Безнең әни кебек икән


Алып төшкән идем генә
Үрдәкләрне тау астына,
Болыт килә башлады да.
Сыздым тизрәк тал астына.


Әнкә үрдәк, әнкә казлар,
Көткән кебек шуны гына,
Һәркайсы үз бәбкәләрен
Җыеп алды куенына.


Китте яңгыр. Ява, малай,
Нәкъ чиләкләп койган сыман.
Ә юкәдә бер кызылтүш
Кымшанмый да оясыннан.


Китәр иде – куенында
Бар шул аның нәниләре...
Безнең әни кебек икән
Кошларның да әниләре.


Хәкимҗан Халиков







Әни


Иң матур юллар –
Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –
Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –
Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –
Синең беләгең.

Иң изге теләк –
Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил –
Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел –
Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –
Синең күңелең,

Әни!

Фәнис Яруллин





Әни


«Кичә төндә, — дидең, — ай тотылды,
И жәлләдем айны, бәгырем».
Әни, әни, түп-түгәрәк чакта
Белсәк икән айның кадерен.


Бик сагынсам сине, күккә карыйм,
Син үзең дә ай күк, и әни!
Бүген айның бер кырые китек —
Күңелемә булды әллә ни.


Бүген синең бер шатлыгың кимдер:
Уйларыңда миндер, мөгаен...
...Сарлан күкләренә барып чыксаң,
Әниемне күрче, и аем!


Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген,
Тиздән кайтыр, диген, савыгып...
Әни, әни, синең сагышларың
Баш очымда тора ай булып.


Илсөяр Иксанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев