Логотип Идель
Иҗат

АВЫР ЧАКЛАР БИК КҮП БУЛЫР...

Тормышта бик авыр вакытлар була. Әнә шул көннәрне җиңеллек белән уздыра алу зур көч һәм сабырлык таләп итә. Тик шулай да бу мөмкин. Бүген без синең белән шул турыда сөйләшербез. 

1. Авырмы? Димәк, син үсәсең.


Тормышыңда билгеле бер чорда алдыңдагы барлык ишекләр ябылырга мөмкин. Һәм бу яхшы да, чөнки тормыш безне мәҗбүриләмәсә, без урыныбыздан да селкенмәячәкбез. Авыр сынаулар килгәндә, бер генә авырлыкның да болай гына килмәгәнен исеңә төшер, яңгырдан соң да кояш чыга бит. Авырлыктан соң җиңеллек, аның белән бергә акыл да килә.

2. Бу тормышта барысы да вакытлыча.


Яңгыр яуганда син аның кайчан да булса туктаячагын төгәл беләсең. Караңгыдан соң яктылык килә – без моңа һәр иртә саен инанабыз. Шулай да кайчакта төн беркайчан да бетмәс кебек тоела. Болай булмаячак. Бер нәрсә дә гомерлек түгел. Әгәр тормышыңда бар нәрсә дә начар икән, артык бетерешмә, бу кайчан да булса бетәчәк. Сиңа хәзер нәрсә дә булса авыр булуы синең көлерлек хәлең юк дигән сүз түгел.

3. Борчылу һәм зарлану бер нәрсәне дә үзгәртми.


Бертуктаусыз тормыштан зарланучылар, гадәттә, бик аз нәрсәгә ирешәләр. Ялгышырга курыкма, ялгышулар безне кабат ялгышмаска өйрәтә. Шуны исеңдә тот: зарланудан туктагач кына безгә бәхет киләчәк.

4. Язган булса, бар да булыр.


Син тормышыңда буласы вакыйгалар белән идарә итә алмыйсың, син ул вакыйгаларның юнәлешен генә контрольдә тота аласың.

5. Хәрәкәт итүдән туктама.


Күбрәк эшлә. Яшәүне катлауландырма, киресенчә, җиңеләйтү ягын кара. Алга барудан туктама, хыялыңа ирешү өчен һәркөн нәрсә дә булса эшлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев