Логотип Идель
Иҗат

"АШЫЙСЫ КИЛӘ" /хикәя/

Әхмәт абый Рәшитовны без күбрәк шагыйрь итеп таныйбыз. Ә инде аның сүзләренә язылган “Беренче мәхәббәт”, “Зәңгәр күлмәк”, “Язгы гөлем”  кебек җырларны кайсыбыз гына белми? Тарихи шәхесләребез турындагы “Сөембикә”, “Колшәриф” поэмалары өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек булды. 80 яшьлек юбилее уңаеннан журналыбызда шагыйрь абыйның хикәясен урнаштырабыз. Аның прозасы да шигъри кимәлдә яңгырый, моңландыра, уйландыра...

"АШЫЙСЫ КИЛӘ"


Әхмәт Рәшит


/хикәя/


   Кояш кабаттан болытлар артына кереп югалды. Аның мәрхәмәтле нурларына шөкрана кылып, күршеләрнең искереп беткән йорты нигезендә барлы-юклы җылыга да сөенеп туя алмаган Рөстәм тагын калтыранып куйды. Әллә кайдан кисәк кенә исеп алган иртәнге җил, юка, әллә ничә җирдән тишелгән күлмәкне үтеп, аның ябык, хәлсез тәненә сыланды. Ялан аякларын туфракка күмеп утыргангамы, алар гына көннең бу иртәнге салкынын тоймадылар.

Урам буш, тавыш-тын ишетелми, бөтен дөньяны сәер өнсезлек биләгән иде. Яшьтәшләре хәзер өйләрендә ни бар – шуның белән генә булса да, тамакларын ялгап утыра торганнардыр. Аның да ашыйсы килә. Бик килә... Менә өченче көн инде авызына тәгам ризык капканы юк. Үги анасы аны өченче көн иртәнге якта, юк кына гаебе өчен тотып кыйнады да, типкәләп урамга куып чыгарды. Шул үзенең олы малае аркасында инде... “Әни, ул сәнәк сабын лапастагы бүкәнгә үзе бәреп сындырды”, - дип нәкъ менә ул әләкләгән иде. Кечкенәсе дә, абыйсыннан калышмаска теләп, телен чыгарып үчекләп калды. “Ятим бала асрасаң...” – дип ниләрдер мыгырдана-мыгырдана, инде чыгып китәм дигәндә дә, хатын аның артына тибеп каласы итте. Их, әтисе дә өйдә юк ичмасам... Хәер, үги ана аның белән дә бик исәпләшеп тормый иде бугай. Ир кеше үзенең ирлеген күрсәтергә, каршы сүз әйтергә җыенса, “Плинный!”, “Плинный!” – дип бер-ике сүз әйтә дә, аның кикриген бик тиз шиңдерә иде. Ул, күкрәгендә әллә нинди җеннәр котырса да, үзен ничектер кулга ала, юаш кына, башын түбән иеп, ишегалдына чыгып китә, берәр аулак почмакка сыенып, күз яшьләренә буылып, озак кына басып тора иде. Әмма елаганын ул беркайчан беркемгә дә күрсәтмәде. Ах, каһәр суккан шул сугыш булмаса... һөҗүмгә дип барганда, ичмасам мылтыгы да юк иде бит аның. “Берәрсе үлә калса, аның мылтыгын алырсың”, - диделәр. Янәсе, фашист танкларын юк итәргә яндыргыч сыекча тутырылган шул ике шешә бик җиткән – аларны һөҗүмгә шулай куып керттеләр. Берзаман ниндидер мәхшәр купты, күзе берни күрмәс булды, колагы берни ишетмәде, зиһене чуалды. Бөтен дөнья җәһәннәмгә әйләнгән иде. Үз-үзен белештерә башлаганда, ул әсир солдатларның очсыз-кырыйсыз колоннасында Көнбатышка таба атлый иде инде. Таза иде ул, мәһабәт гәүдәле иде – бәлки шул сыйфатлары аңа ябык тәнендәге газиз җанын саклап калырга мөмкинлек биргәндер. Ул меңнәрчә әсирләр белән таш кисте, таш ташыды. Зарланмады, беркемгә каршы сүз әйтмәде – эш аты кебек, ни кушсалар, шуны үтәде. Хәер, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган бу биниһая зур читлек эчендә ни генә майтара аласың соң?!

Аннан Җиңү язы килде. Аларны үзебезнекеләр азат иттеләр. Азат иттеләр дигәч тә, бик тиз генә иреккә чыкмады әле Җиһангәрәй абзаң. Совет тикшерү органнарының әле берсе, әле икенчесе, энәсеннән җебенә кадәр бөтен вак-төяген төпченеп, теңкәгә тиеп беттеләр. Аларга аның ниндидер гаебен табарга, башкаларны олактырган кебек Себер тарафларына озатырга, һичьюгында ниндидер җәза бирергә кирәк иде. Ахыр чиктә аны туган якларына, җирле органнар күзәтүе астына җибәрделәр. Ә алар... аны бер көн дә күздән ычкындырмадылар – участок милиционеры, әледән-әле кәнсәләргә чакыртып, инде әллә ничәнче тапкыр бер үк нәрсәләр турында төпченеп торды. Ул туган авылына кайтканда, хатыны үлгән, йорт-җире тузган, бердәнбер малае, ул сугышка киткәч туган улы, бәгыреннән өзелеп төшкән Рөстәме әле бер кешедә, әле икенчесендә кунгалап йөри иде. Участок милиционерының күңеле йомшак чагына туры килдеме, әллә башка, җитдирәк сәбәп бар идеме – ул Җиһангәрәй абзыйны ике баласы белән тол калган чибәр генә шушы хатынга йортка керергә кодалады. Карышырга кирәк тә, мөмкин дә түгел иде. Ул хатынның элекке ире дә төшеп калганнардан булмагандыр. Ләкин чиртсәң каны чәчрәп чыгардай таза булса да... аны сугышка алмадылар. Дәүләт куркынычсызлыгы даирәләрендә ниндидер мөһим вазыйфа башкара иде бугай ул. Авыл халкы чышын-пышын гына: “Вышибала” дигән яманатын сата, “Теләсә кемне теләсә нинди гаепне үз өстенә алырга мәҗбүр итә”, - дип сөйли иде аның турында – кешеләр тикмәгә генә тел чарламагандыр. Көннәрдән бер көнне район үзәгеннән ерак түгел, эскерт янында аның үле гәүдәсен таптылар. Хатынын чакыртып, иренең йөзен ачып кына күрсәттеләр дә: “Күмүен үзебез күмәрбез, борчылмагыз...” – дип кайтарып җибәрделәр. Карышып торырга кирәкми, болай да бөтенесе аңлашыла иде. Һәм менә... яңа ир. Аның элекке иреннән бер дә ким түгел. Артык булмаса әле... Тора-бара алар уртак тел дә таптылар шикелле. Ни әйтсәң дә, Җиһангәрәй абзаңның гайрәтле чагы, кулыннан теләсә нинди эш килә, иң мөһиме – ул бер генә вазыйфадан да чирканмый иде. Тик менә... шушы үзсүзле, тәмам кыргыйланып беткән малае булмаса иде дә бит... Тик менә шушы Җиһангәрәй аның кубызына гына биеп торсын иде дә... Ә аның исә... һаман баш бирәсе килми. “Плинный” булса да... Ирләрне башыңа атландырырга ярамый бит.

Рөстәм аны яратмаган, үз итмәгән гаиләгә шулай килеп эләккән иде. Әтисе өйдә чакта аны алай бик кыерсытмыйлар иде дә кыерсытуын. Әтисен колхоздан урман кисәргә дип җибәрделәр шул. Бер атнага гына дигәннәр иде дә... инде икенче атна тулып килә. Җитмәсә, Рөстәм тирес актарганда сәнәк сабын сындырды. “Эт ялкавы... юри сындыргансың...” – дип үги ана фәкать шуның өчен генә тузынган иде.

Ә ашыйсы килә... Эче борып-борып авырта... Әллә ниләр кирәкми дә бит... Кабыклы бәрәңге булса да... Ул элекке мәчет ишегалдында үскән каз тәпие, кузгалак кебек нәрсәләр дә чәйнәп карады – тик алар фәкать... өченче көн инде бер тәгам ризык капмаганны гына искә төшерделәр. Ашыйсы килә иде шул... Бик килә иде ашыйсы...

Бераздан күршедәге йортның урыс капкасыннан яшьтәше Эдуард күренде. Алар чагыштырмача ярыйсы яшиләр. Аның әтисе сугышка бармады – бер аягына аксый иде. Дүрт ел буе колхозда кладовщик булып торды – бөтен байлык аның кулында иде. Эдуард та шуңа күрә ул елларның авырлыгын шактый җиңел кичерде. Өстәвенә әле әтисе өч-дүрт кило арыш бәрабәренә ачтан тилмерепме тилмергән Хаернисаттәйләрдән велосипед хәтле велосипед та алып кайткан иде. Эдуард өчен, күрәсең, әлегә артык зур булгандыр – һаман да лапаста сөялгән килеш тора. Җитмәсә, әтисен ул төшемле урыннан да алдылар – күрше авылдан председатель булып килгән фронтовик егет сугыш кырыннан сыңар кулын калдырып кайткан яшьтәшен кладовщик итеп билгеләде.

Кыекбаш уйнарга иде исәбе Эдуардның – кулларына кирәкле таякларын да тоткан. Ләкин Рөстәмнең уенга һич кенә дә дәрте юк, шулкадәр ашыйсы килә - уен кайгысымыни?! Эдуард аның янына чүмәште – берсе чыкмаса берсе чыгар әле. Ләкин башка малайлар да күренми иде. Әле генә умач шулпасы чөмереп чыккан күптәнге күршесе, сүз юктан сүз, ата казыгыз йомырка саламы, дигән шикелле, югары очта яшәүче Шамил исемле малайны хурлый башлады:

- Бик әрсез инде... Кичә ипи ашап тора идем... катысын булса да... дип теңкәмә тиеп бетте... Артымнан ияреп йөри...

- Соң, ашыйсы килгәндер... Нишләсен... – дип теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды Рөстәм.

- Атасы бар лабаса...

- Минем дә әти бар ла ул... – Рөстәм, әйтергә микән, әйтмәскә микән, дип шикләнгәнгәме, озак кына дәшми торды. Югыйсә алар Рөстәм белән тәпи йөри башлаган чакларыннан дуслар. Гел кулларын кулга тотынышып, йә кулларын бер-берсенең җилкәсенә салышып йөрделәр. Олырак малайлар бәйләнә башласалар, аларга икәүләп ябышалар иде. Әнисе үлгәч тә, аралары суынмады. Рөстәм шулай да йөрәген тырнап торган зарын әйтергә булды:

- Менә минем дә... инде өченче көн... бер валчык ризык... капканым юк...

Эдуард Рөстәмнең шулай еламсырап, мескенләнеп зарланганын беркайчан да күргәне юк иде әле – ул сискәнеп китте. Әтисенең урман кисәргә киткәнен дә, үги анасының дустын еш кына кыерсытканын да ул, әлбәттә, белә иде.

- Соң, алайса, нишләп миңа әйтмисең аны... Өйдә аш калды әле безнең анда... Әйдә, әйдә... – дип, Рөстәмне җилтерәтә башлады.

Керсә дә керде Рөстәм, кермәсә дә...

Эдуардның әнисе табак-савыт юып маташа иде. Улы:

- Әни, әни, теге ашны кая куйдың? Рөстәм белән икәүләп бетереп куйыйк без аны... Берәр телем ипи бир дә... – дигәнгә әнисе:

- Юк, бетте ипи... – дип кенә куйды. Ә Рөстәм күргән иде, керә-керешкә үк шкафның өске киштәсендә тастымал белән ябылып ук бетмәгән каравайны барыбер дә абайлаган иде аның очлы күзләре... Юк икән... юк инде. Малайлар ул хакта башка сүз кузгатмадылар. Эдуард таш чүлмәкне күтәреп чоланга алып чыкты. Рөстәмгә бизәкле кашык тоттырды. Үзе бер-ике тапкыр капкалаган булды да, торып, ишегалдына ук чыгып китте.

Чүлмәктә кашыкка эләгердәй бәрәңге дә, умач кисәге дә юк иде. Су да су, бу да су... Әйтерсең, гап-гади суга бер-ике уч он салып болгатканнар да... Чөмерде шуны Рөстәм, ашыга-ашыга чөмерде. Ә чүлмәккә, гарьләнүдәнме, кимсенүдәнме, бу дөнья гаделсезлекләренә үртәлепме, алты яшьлек сабыйның  күзләреннән мелдерт-мелдерт гөнаһсыз яшьләре тама, әле дөньяны аз-маз танырга өлгермәгән миен дә: “Болар да хәзер шулай фәкыйрь яшиләр микәнни?” – дигән, тиз генә җавап биреп тә булмый торган сорау кытыклап тора иде. Юк, ул үзе түгел, йөрәге елый иде. Чарасызлыктан үзәге өзелеп елый иде аның күңеле.

Эдуард аны иртәгесен дә, аннан соң да ашарга чакырып карады. Рөстәм, рәхмәтләр әйтеп, баш тартты. “Кендек әбием әле генә кабартма белән сыйлады”, - дип алдашты, иреннәрен ялаштырып куйган булды. “Сиңа да калдырыйм дип уйлаган идем дә, Хәдичә әби: “Күз алдымда ашап бетер, югыйсә валчыгын җиргә коеп йөрисең”, - диде...”

Ә ашыйсы килә иде аның. Үлеп-үлеп килә иде ашыйсы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев