ӘНИЛӘР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләнеп үтелә. Быел исә бу күркәм бәйрәм 24 ноябрьгә туры килә. Без дә яраткан әниләребезне шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз, һәм алар өчен танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.
«Әнием»
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
«Әннә» дип ачылган бит.
Роберт Миңнуллин
«Кырларымда, әнкәй, иминлекме...»
Кырларымда, әнкәй, иминлекме,
Агарамы борчак басулары?..
Тәрбелидә йөргән торналарым
Кайтты микән быел? Барсыдамы?
Керләреңне, әни, җил аламы?
Тәрәзәңдә миләш чайкаламы?
Каз үләнле чишмә сукмагына
чиләгеңнән сагыш чайпаламы?
Камылларга тулган зәңгәр таңмы,
кызардымы яфрак өрәңгедә?
Сибәлиме спас яңгырлары
Бәрәңгегә?
Капкаң бик еш ачылып ябыламы,
кояшлымы һаман ишек алды?..
Эңгер төшкәч, карт-корылар гаме
биләп ала микән күрше тауны?..
Мин тау чаклы сорау өеп, тагы
онытканмын, әни:
үзең саумы?!
Иминлекме, әни, йөрәгеңдә?!
Роберт Әхмәтҗан
«Башымнан сыйпале, әни...»
Башымнан сыйпале, әни,
Сабый чактагы кебек.
Бу дөнья үзе матур да,
Матур түгел дә кебек.
Башымнан сыйпале, әни,
Тойыйм әле җылыңны.
Көйлә әле сабый чакта
Миңа сузган җырыңны.
Башымнан сыйпале, әни,
Йөрәккә үтсен шул наз,
Бу җилләр туңдырды мине,
Бозланды күңел бераз.
Башымнан сыйпале, әни,
Башка берни кирәкми.
Әниле булу бәхете
Тынычлата йөрәкне.
Булат Ибраһим
«Бушлык»
Өйнең эче яп-ялангач,
Белмимен әллә нигә.
Кайтып керәсе дә килми
Бүген бөтенләй өйгә.
Бөтен нәрсә үз урынында,
Тик җитешми әллә ни…
Әй, онытып торам икән,
Өйдә юк бүген әни.
Фәнис Яруллин
«Кичер, әнкәй»
Кичер, әнкәй. Шулдыр инде яшәү,
Сирәк кенә сине искә алам.
Сурәтең дә тоныклана бара.
Тик хәтердә сүзең: «И балам,
Акыллы бул», — дидең. Әй акыллар…
Акыл белән яшәп булмады.
Төзәтергә хәзер соң инде шул
Җүләрлекләр җиңгән дөньямны.
«Явызлыктан курык», — дидең, әнкәй,
Гел сагалап торды явызлык.
Ак өметтән торган хыялларга
Кидерделәр тимер авызлык.
«Гөнаһ кылма», — дидең. Юк, барыбер
Бер гөнаһсыз яшәп булмады.
Үзгәртергә көчем җиталмады
Явызлыктан торган дөньяны.
«Кеше өлешенә кермә», — дидең.
Үзеңнекен тартып алгач соң —
Тыныч кына яши алыр өчен,
Йә, әйт инде, ничек чыдарсың?
Әнкәй, әнкәй. Ничек кичерерсең,
Төшләргә дә сирәк керәсең.
Рәнҗемәсен рухың, үпкәләмә,
Язмышларым шулдыр, күрәсең.
Рәшит Гатауллин
«Әниемнең кызы юк бит»
Әниемнең кызы юк бит
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Магазиннан сөт апкайтам,
Ипигә дә йөгерәм,
Әниемнең кызы юк та —
Малае бар бер дигән.
Клара Булатова
«Әниләр бәйрәме»
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый, —
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрен котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Резеда Вәлиева
«Әни»
Иң матур юллар — син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар — син биргән сулар.
Иң йомшак куллар — син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар — син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр — син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр — син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр — син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк — синең йөрәгең.
Иң талмас беләк — синең беләгең.
Иң изге теләк — синең теләгең.
Иң бөгелгән бил — ул синең билең.
Гөл сибелгән тел — ул синең телең.
Үч тотмас күңел — синең күңелең, Әни!
Фәнис Яруллин
«Әнкәй»
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй куңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый.
Ул саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
«Әнкәйне сайлап алмыйлар»
Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!
Роберт Миңнуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев