Логотип Идель
Иҗат

АЛМАГАЧ

Хикәянең беренче биш өлешен бу сылтама буенча  укый аласыз.

Әти кергәч, әни өстәл янына чакырачак. Өстәл өстендә ни генә юк. Барысы да син яраткан ризыклар. Кызыл аш, пичтә пешкән бәрәңге, алма бөккәне. Ә исләре инде, исләре! Аллаһ боерса, җәй ахырында үзебезнең агачыбыз да шундый җиләк-җимешләр белән куандырачак.  

Ләкин болары барысы да иртәгә була, ә әлегә син поезда, очрашуга хәтле алты сәгать калып бара, һәм ул алты сәгатьне син хыяларыңда уздырасың.

Берзаман беренче вагон ягыннан шартлау тавышы килде. Йоклаганы да, йокламаганы да поездның сул якка кәкрәйгәнен сизмичә дә калды.

Бүтән башыңда уйларың калмый. Күз алдыңда ут аркасында яп-якты дөнья, коткаручыларның кызу-кызу сөйләшүләре, ниндидер  көч табып, синең монда икәнеңне әйтергә генә кала.

Икенче көнне бу яңалык турында бар кеше дә ишетә. Бар кеше ул поездның номерын, кайсы якка юл тотканнын, пассажирларның исем фамилиясын беләләр, ә уйларында бер генә сорау: «Ходаем, ни өчен алар?!»

Сине перронда очратырга тиеш булган әтиең уйлары белән монда түгел. Көнне-төнне уйлап утыра, үзен кулда тота, әниеңне юата. Ә беркем дә янында булмагач елый башлый.

Әниең һаман ышанмый. Ничек инде аның баласы кайтып җитмәде?.. Кем инде хәзер кайтып үзенең булган серләрен сөйличәк?.. Нигә минем балам бу дөньяда бүтән кояш күрмичәк?..

Ә энең бу хакта белми. Исенә төшкән саен: «Ә апа кайчан кайтачак?» – дип сорый. Ә җавапны ишетми. Ул бит бу сорауны ишеткәннән соң, әнисе икенче бүлмәгә качып елаганны күрми.

Әниең кыйблага таба йөзен борып, кипшереп беткән иреннәре бертуктаусыз, үзе генә белгән догаларны кабатлый. Дога кылган чакта, ана белән бала арасында пәрдә юклыгына ул тулаем ышана.

Ә әтиең син бакчада утырткан алмагачларга карап, көзен алма өлгергәнне көтә. Күлмәк белән туган кызын каршы алырга барганда, алар инде, һичшиксез, кызарып пешкән булыр.

Ә алмагач үзен җиргә утырткан кызны алмалары белән сөендер көнне көтә...

Хикәя авторы – Халикова Исламия Ильяс кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев