Иҗат
АЛИШ МӘҢГЕ ЯШЬ...
"Алиш абый" дип дәшәбез,
Еллар, чорлар узса да.
Күңелләрдә син һаман яшь,
Йөрәкләр гел тузса да.
Мәрхәмәтле елмаясың
Бәйрәмнәрдә рәсемдә.
Өлкән итеп ясый алмый
Сине оста рәссам да.
Әкиятләрең тәэсирендә
Чишмә башы ярала.
"Затлы койрыклар" шикелле
Китапларың яңара.
Искесе дә, яңасы да
Тузан җыймый киштәдә.
Компьютерлы, ноутбуклы
Яңа заман килсә дә.
Җәлилчеләр ялкынында
Чыныкты күпме буын.
Саектырмабыз беркайчан
Илһам чишмәсе суын.
Ләйсән Мөхәммәтҗанова, Апас урта мәктәбенең 8А сыйныфы укучысы
Укытучысы: Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы
Еллар, чорлар узса да.
Күңелләрдә син һаман яшь,
Йөрәкләр гел тузса да.
Мәрхәмәтле елмаясың
Бәйрәмнәрдә рәсемдә.
Өлкән итеп ясый алмый
Сине оста рәссам да.
Әкиятләрең тәэсирендә
Чишмә башы ярала.
"Затлы койрыклар" шикелле
Китапларың яңара.
Искесе дә, яңасы да
Тузан җыймый киштәдә.
Компьютерлы, ноутбуклы
Яңа заман килсә дә.
Җәлилчеләр ялкынында
Чыныкты күпме буын.
Саектырмабыз беркайчан
Илһам чишмәсе суын.
Ләйсән Мөхәммәтҗанова, Апас урта мәктәбенең 8А сыйныфы укучысы
Укытучысы: Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев