Иҗат
Ачып куй җаныңны кояшка...
***
Ачыкмы тәрәзәң пәрдәсе?
Ачык та, әмма юк кояшы...
Табылыр, өзмәче өметең,
Әлегә бары тик җәй башы.
Җанында кояш бар һәркемнең,
Яктырырга ирек бир аңа.
Шулчакта бары тик дөнья да
Күренер башкача, өр-яңа.
Онытма: ни генә булса да,
Җаныңны ачык тот кояшка.
Тиңләмә үзеңне һичкайчан
Җирдәге аунаган бер ташка.
Кояшны белеш син кошлардан,
Алар бит өләшә сәламнәр.
Җаныңа тиешле кояшны,
Үзләре үк китереп бирерләр.
Йөзеңнән елмаю китмәсен,
Карауга күренсен кояшың.
Күзләрең булса да моңсулар,
Күрсәтмә беркемгә сагышың.
Сагышың күрсәтмә беркемгә,
Кешенең булыр бит төрлесе.
Яхшысы янында гел була,
Еландай кап-кара эчлесе.
Җырыңа чагылсын кояшың,
Моңлырак булыр ул тагын да.
Синең бит моңнарың үзеңнең
Йөз ишек эчендә - җаныңда.
Тәрәзәң пәрдәсе ачыкмы?
Ачып куй җаныңны кояшка.
Борчылма, яктырыр кояшың,
Быел бит язлар да башкача!
Гөлназ Әхмәдиева Мәлик кызы, 14 яшь, Балтач районы Көшкәтбаш авылы.
Ачыкмы тәрәзәң пәрдәсе?
Ачык та, әмма юк кояшы...
Табылыр, өзмәче өметең,
Әлегә бары тик җәй башы.
Җанында кояш бар һәркемнең,
Яктырырга ирек бир аңа.
Шулчакта бары тик дөнья да
Күренер башкача, өр-яңа.
Онытма: ни генә булса да,
Җаныңны ачык тот кояшка.
Тиңләмә үзеңне һичкайчан
Җирдәге аунаган бер ташка.
Кояшны белеш син кошлардан,
Алар бит өләшә сәламнәр.
Җаныңа тиешле кояшны,
Үзләре үк китереп бирерләр.
Йөзеңнән елмаю китмәсен,
Карауга күренсен кояшың.
Күзләрең булса да моңсулар,
Күрсәтмә беркемгә сагышың.
Сагышың күрсәтмә беркемгә,
Кешенең булыр бит төрлесе.
Яхшысы янында гел була,
Еландай кап-кара эчлесе.
Җырыңа чагылсын кояшың,
Моңлырак булыр ул тагын да.
Синең бит моңнарың үзеңнең
Йөз ишек эчендә - җаныңда.
Тәрәзәң пәрдәсе ачыкмы?
Ачып куй җаныңны кояшка.
Борчылма, яктырыр кояшың,
Быел бит язлар да башкача!
Гөлназ Әхмәдиева Мәлик кызы, 14 яшь, Балтач районы Көшкәтбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев