Логотип Идель
Иҗат

АРТИСТ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, "НУР"ГА БАР!

«Нур» балалар татар театр студиясенә киләчәктә артист булырга теләүчеләр йөри. Син үзеңне киләчәктә сәхнәдән чыгыш ясый торган кеше итеп күрәсең икән, димәк, сиңа турыдан-туры «Нур»га килергә кирәк дигән сүз.

1 июнь көнне Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Нур» студиясенең ачык дәресе узды. Бирегә йөрүче малайлар һәм кызлар үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Аннан соң тиздән сәхнәләштереләчәк «Чарли һәм шоколад фабрикасы» спектакленең тизерын күрсәтелде. Аның премьерасы киләсе сезонда – көз көне була.

Белгәнебезчә, «Чарли һәм шоколад фабрикасы» повестен танылган инглиз язучысы Роальд Даль язган. Татар теленә аны спектакльнең режиссеры, Казан театр училищесы укытучысы Марсель Мәхмүтов тәрҗемә иткән.

– Безнең студиядә һәрбер кешегә аерым караш. Бу укучыларның актерлык сәләтен үстерергә булыша. Ачык дәрес өчен без тизер әзерләдек. Аны төшергәндә, «Нур» студиясенә йөрүчеләр гример, оператор, тавыш режиссеры белән эшләү тәҗрибәсен алды, - ди Марсель Мәхмүтов.

Белешмә:

«Нур» балалар татар театр студиясе 2012 елда ачыла. 5 ел дәвамында аның укучылары үзләрен төрле яклап күрсәтергә өлгерде. Алар татар артистлары клипларында, Камал театры спектакльләрендә катнаша. 2015 елда студия «Сертотмас үрдәк» дип аталган беренче спектаклен чыгарды. Былтыр Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган «Кечкенә принц» әсәрен сәхнәләштерде.

Студиядә ике төркем эшли. Аның беренчесенә 2012 елдан башлап бирегә йөргән балалар йөри. Икенчесе 2016 елның көзендә җыелган. Яңа төркем актерлык осталыгы, вокал һәм хореография серләренә төшенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев