Күбегезнең балачак хатирәләре нәкъ тә шул чор җырлары белән тыгыз бәйләнгәндер. Аеруча Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимовның җырлары күңелемә кереп калган минем. Тотам да берәр очраклы вакытта «Килмә минем яннарымааа, чыкма минем сукмаккааа...» дип, я булмаса, «Мин сине гомерем буенааа ышыклап барырмын җилләрдәәән» дип җыр суза башлыйм. Татар җанлы баланы нишләтәсең инде?!