15 ноябрь 2025 яңалыклары
-
УРТА ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
14 ноябрь көнне Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлары институты бинасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары өчен уздырылган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара һәм эш барышы турында тулырак әлеге язмадан белә аласыз! -
ТАБИГЫЙЛЫК ЯКИ ЯСАЛМА МАТУРЛЫК: КАЙСЫ ЯХШЫРАК?
Бүгенге көндә төрле яшьтәге кызлар бик еш һәм күзгә бәрелерлек, калганнардан аерылып торырлык итеп бизәнәләр, андыйларны еш кына «штукатурить иткән» дип тә йөртәләр. Бизәнү чыннан да шулай начармыни? Ничек аклап һәм хурлап була бу гамәлне. Шул хакта сөйләшик.