ТАБИГЫЙЛЫК ЯКИ ЯСАЛМА МАТУРЛЫК: КАЙСЫ ЯХШЫРАК?
Бүгенге көндә төрле яшьтәге кызлар бик еш һәм күзгә бәрелерлек, калганнардан аерылып торырлык итеп бизәнәләр, андыйларны еш кына «штукатурить иткән» дип тә йөртәләр. Бизәнү чыннан да шулай начармыни? Ничек аклап һәм хурлап була бу гамәлне. Шул хакта сөйләшик.
Миңа калса, «табигый матурлык күпкә яхшырак», дигән фикер элек-электән, әби-бабайлардан калган. Бүгенге көндә кызлар йөзләренә берничек тә зыян китермичә, үз матурлыкларын төрле-төрле бизәнгечләр белән ассызыклыйлар гына. Махсус әйберләр белән табигый матурлыгыңны аерып күрсәтү начар түгел бит. Мисал өчен, мин үзем дә көндәлек тормышта бизәнүдән ләззәт алам, чөнки әлеге процесс мине илһамландыра һәм көне буена үземә ышаныч, күтәренке кәеф бирә.
Кызларның макияж ясавы ул – шәхси сайлау. Ул һәркемнең ихтыяҗларына, хисләренә, стиленә бәйле. Кайбер кызлар макияж ясамыйча да үзләрен матур дип саный, ә кайберләре өчен бу – бик мөһим процесс.
Ә төрле яшь вәкилләре моңа ничек карый икән? Шуны белештек.
Әлфия, 65 яшь, Кукмара районы:
Нәрсәсе бар ул бизәнүнең? Үз матурлыкларын бетерәләр генә.
Лилия, 35 яшь, Балтач районы:
Мин кызларның бизәнүенә каршы. Болай да матур бит инде без. Битегезгә зыян китермәгез, мазь сылагыз.
Инсаф, 21 яшь, Мамадыш районы:
Әлбәттә, һәрбер кызның үз, ягъни, табигый матурлыгы күпкә яхшырак, ләкин кайберәүләр бизәнеп үз матурлыкларын тагын да ассызыклыйлар.
Азалия, 19 яшь, Казан шәһәре:
Мин бизәнергә бик яратам, чөнки бизәнгәч үз-үземне кыюрак хис итәм. Мин үзем өчен бизәнәм, кешеләргә ошар өчен түгел!
Рифнур, 55 яшь, Теләче районы:
Чамасын белеп бизәнү бик матур. Һәр эштә чама хисен белергә кирәк.
Ләйлә, 12 яшь, Яр Чаллы шәһәре:
Әнием һәр иртә бизәнә, аңа бик килешә, ләкин мин аны нинди булса да, яратам!
Әнвәр, 18 яшь, Арча районы:
Минемчә, кызларның табигый матурлыгы ниндидер тушь, пудра, хайлайтер белән бизәнүгә караганда күпкә өстенрәк. Кайбер очракта, мисал өчен сәхнәдә чыгыш ясаганда, бераз гына бизәнүне хуплыйм.
Димәк, һәрбер кешенең үз фикере, үз сайлау мөмкинлеге бар. Күпчелек олы буын вәкилләре һәм кайбер яшь егетләр дә бизәнүне хупламый икән, бәлки, бу күпмедер менталитет белән дә бәйледер. Әмма, без, кызларга җиңелчә генә бизәнү кыюлык өсти, үз-үзеңне тагын да яраттыра. Кеше сүзенә карамыйча, бизәнегез, матурлыгыгыз белән балкыгыз, кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев