Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды. Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Биредә Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800 гә якын бала җыелды.