Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасында – Һөнәрләр Биләр Форумда кунакта булды. Биләр Форум – татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану, мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм МТ өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү һәм шәхси, һөнәри сыйфатларны камилләштерү, дөньякүләм трендлар белән танышу мохите.