24 нче апрель көнне Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан яшь иҗатчылар өчен оештырылган Бөтенроссия «Илһам» язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.