«ИЛҺАМ» БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНЕҢ ГРАН-ПРИ ИЯСЕ БИЛГЕЛЕ
24 нче апрель көнне Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан яшь иҗатчылар өчен оештырылган Бөтенроссия «Илһам» язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.
Гран-при иясе – Татарстан Республикасы Актаныш районы «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең унынчы сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә Айзат кызы.
«Мин бүген үземнең иң татлы хыялымны чынга ашырдым. «Илһам» бәйгесендә минем урыннарым коллекциясе тулды: беренче, икенче, өченче һәм гран-при. Барыгызга да зур рәхмәт!» – диде сәхнәдән Ләйлә.
Аны Татарстан Республикасының дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасының язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил абый Зәйдулла, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов бүләкләделәр.
Ркаил Зәйдулла: «Ләйлә, сиңа бик зур уңышлар телим. Әдәбият юлы – ул, әлбәттә, катлаулы, ләкин, Аллаһ боерса син аны җиңеп чыгарсың һәм безнең арада киләчәктә зур язучы булып җитешерсең дип уйлыйм.»
«Өметле киләчәк» номинациясендә җиңүчеләр:
- Галиуллина Зәлия
- Вәлиуллина Азалия
- Шакирова Альмира
- Давлетов Адел
- Закирова Әдилә
- Имамова Энҗе
- Закирова Илзия
- Шәрипов Тимерхан
- Шәрипов Илдар
- Шиябиева Рамилә
Поэзия номинациясендә өченче урын алган җиңүчеләр:
- Садыйкова Дания
- Шарипова Сафина
- Касимов Ранил
Проза номинациясендә өченче урын алган җиңүчеләр:
- Шәмсетдинова Хәдичә
- Мусабирова Алсинә
- Халикова Азалия
Драматургия номинациясендә өченче урын алган җиңүчеләр:
- Уразбахтина Ралина
- Заһидуллина Алия
Журналистика номинациясендә өченче урын алган җиңүчеләр:
- Низамова Адилә
- Гыйльметдинов Раяз
- Саруханян Милена
Поэзия номинациясендә икенче урын алган җиңүчеләр:
- Шакирова Зөләйха
- Сәләхова Нәсимә
- Мусина Лиана
Проза номинациясендә икенче урын алган җиңүчеләр:
- Ибраһимова Фирүзә
- Якупова Алия
- Туктарова Идел
Драматургия номинациясендә икенче урын алган җиңүчеләр:
- Шәяхмәтова Мәликә
- Нургалиева Гөлгенә
Журналистика номинациясендә икенче урын алган җиңүчеләр:
- Муллиева Руфинә
- Ильясова Энҗе
- Сямиуллин Эмиль
Поэзия номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Мөхәрләмова Азалия
- Исхаков Әмирхан
- Сабирова Зәмирә
Проза номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Исмәгыйлева Диана
- Газетдинова Зәринә
- Шәйхетдинова Әдилә
Драматургия номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Ваккасова Ралия
- Кадыйрова Назилә
Журналистика номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Гәйнетдинова Назлыгөл
- Вәлиев Хәлим
- Сәләхиев Салават
Фото: Ләйсән Тимербаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев