Әниләрегезнең: «Бүген максатчан, үз фикеренә тугры кала торган егетләр юк. Менә безнең замандааа!..», – дигәннәрен еш кына ишетергә туры киләдер. Сораштыруыбыз геройлары аша әлеге фикернең хаклыкка туры килмәгәненә төшенергә тәкъдим итәм. Бүгенге көн яшьләре үзләренә үрнәк итеп кемне куя? Кумирларының кайсы сыйфатлары аларда соклану хисе уята? Яшьләр ниләр белән мавыга? Әйдәгез, үзләреннән сорап китик!