Барыгызның да диярлек көнчелек хисе белән очрашканы бардыр. Гади сүз белән әйткәндә, көнчелек син теләгән әйбернең, синдә түгел, ә башка берәүдә булу аркасында барлыкка килә. Мәсәлән, кызлар башка кызларның яңа күлмәгенә, матур фигурасына, бетчәсез битенә, бөдрә чәчлеләр туры чәчлеләргә, туры чәчлеләр бөдрә чәчлеләргә көнләшә. Һәм бу исемлекне бик озак дәвам итеп була. Ә егетләр нәрсәгә кызыга, ниләргә көнләшә икән? Әлеге кызык сорауны егетләрнең үзләренә бирдек. Әйдәгез, җавапларын укып китик.