Бу язма сиңа шәп мотивация һәм «теләсәң һәм тырышсаң бөтен нәрсәгә дә ирешеп була» дигән сүзләргә мисал булып торыр, дип уйлыйм. Әгәр дә син нәрсәгә дә булса тотынмавыңны «мин мәктәптә укыйм»га сылтыйсың икән, бу язманы ахырына кадәр укып чык. Мин сиңа ничек мәктәп укучысы була торып та, имтиханнарга әзерлекне онытмыйча, зур сумма акча туплап булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп китәчәкмен.