Бу күлмәкне «бәйрәмгә саклыйм», «бу чынаяк бигрәк матур, әлегә шкафта торсын, я бозармын», «бу елны ял итү булмас инде», «яңа дуслар белән соңрак танышырмын әле». Бу сүзләрне үзеңә әйткәнең бармы? Булса, котлыйм, синдә «тормышны кичектерү» синдромы билгеләре барлыкка килә башлаган. Бу яхшы әйбер түгел.