Матурлык төшенчәсе турында һәр гасырның, һәр илның үз күзаллавы. Хәтта һәр аерым кеше матурлыкны төрлечә аңлый. Берәүгә матур тоелган нәрсә икенчебезгә бөтенләй ошамаска мөмкин һәм бу кемнеңдер «матурлык»ны аңламавы турында түгел, ә нибары дөньяга карашларның төрлелеге турында гына сөйли. Шулай да безнең матурлык турындагы күзаллауларга күп кенә тышкы һәм эчке факторлар тәэсир итә.