Логотип Идель
Бу – тема!

МАТУРЛЫК СТАНДАРТЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Матурлык төшенчәсе турында һәр гасырның, һәр илның үз күзаллавы. Хәтта һәр аерым кеше матурлыкны төрлечә аңлый. Берәүгә матур тоелган нәрсә икенчебезгә бөтенләй ошамаска мөмкин һәм бу кемнеңдер «матурлык»ны аңламавы турында түгел, ә нибары дөньяга карашларның төрлелеге турында гына сөйли. Шулай да безнең матурлык турындагы күзаллауларга күп кенә тышкы һәм эчке факторлар тәэсир итә. Гасырдан-гасырга күчеп килгән күпчелек матурлык стандартлары бүген инде үзгәрде – кичәгеләрен яңалары алыштырды. Матурлык стандартларының асылы нидә? Кешелек өчен матурлык идеалы кайда, кайчан һәм нинди булган? Бүген синең белән шулар турында сөйләшербез.

Үткәндәге кеше матурлыгы

Элеккеге стандартлар үзенчәлекле һәм бүгенге көндә күпләр өчен сәер дә тоелырга мөмкин. Әйдәгез, аларны берничә ил мисалында карап үтик.

Мәсәлән, кара тешле япон хатын-кызлары әле егерменче йөз башына кадәр бик күркәм һәм матур саналганнар, шуның өчен алар еш кына тешләрен махсус кара лак белән буяганнар. Борынгы Кытайга килгәндә, биредә кечкенә аяклы хатын-кызлар матурлык идеалы булып саналган. Аяклары бәләкәй калсын өчен аларны кечкенәдән үк ныклап бәйләгәннәр һәм шул рәвешле алар үсүдән туктаган. Ә инде ир-атларга килгәндә, Кытайда аларның төп матурлыгы – толымлап үрелгән озын чәчләр булган. Таиланд чигендә туган кабилә кешеләре фикеренчә, матурлык озын муенда булган, шул сәбәпле алар алты яшьтән муеннарына боҗралар киеп, торган саен аларның санын әкренләп арттыра барганнар. Минем өчен иң кызык тоелган «матурлык» – ул Көньяк Тибетта яшәүчеләрнеке. Биредә Апатани кабиләсендәге хатын-кызлар иң матурлары саналган. Шуңа күрә, башка кабилә ир-атларының игътибарын җәлеп итмәс өчен, алар тышкы кыяфәтләрен бозганнар: йөзләренә татуировка ясатканнар һәм борыннарына ботаклар куеп йөргәннәр.

Бүгенге стандартлар турында

Беренчедән, шуны әйтергә кирәк: үз кыяфәтеңне кайгырту һәм аны даими тәрбияләп тору теләге бүген дә югалмады, киресенчә, тагын да көчәйде. Әле берничә ел элек кенә ясаткан кашлар һәм керфекләр модада саналса, бүгенге көндә кызлар күбрәк табигыйлекне сайлый. Гомумән алганда, 21 гасырда матурлык төшенчәсе күпчелек очракта социаль челтәрләр йогынтысында туа. Биредә без үзебезгә ошаган блогер, актриса, модельны күзәтеп барабыз һәм алар безгә һәрвакыт һәр җирдә күз явын алырлык тоела. Әлбәттә, «идеаль сурәт» ясый торган фильтрларны да онытмаска кирәк, чөнки нәкъ менә алар матурлык стандартлары турында кешедә ялган иллюзияләр барлыкка китерә.

Дисморфобия синдромы турында

Еш кына үзеңне: «Нигә мин тиешле дәрәҗәдә матур түгел?» – дигән сорау белән борчыйсың икән, дисморфобия синдромына бирелүең бик мөмкин. Дисморфобия синдромы тышкы кыяфәт турында артык нык борчылу, аны яхшырту теләге белән яну дип аңлатыла һәм соңрак ул чиргә дә әйләнә ала. Әлеге синдромның симптомнары еш кына яшүсмер чакта, кеше үзен мөмкин кадәр тәнкыйди бәяләгәндә чагыла. Ул психик тайпылышлар белән турыдан-туры бәйле, шуңа күрә аннан котылу бары тик белгеч контроле белән генә барырга тиеш. Табиб-психиатр һәм психотерапия ярдәмендә кеше үзен «сукырларча» бәяләүдән туктарга һәм үзен яратырга, уникальлеген танырга өйрәнә.

Тынычланыгыз: чынлыкта матурлыкның стандартлары юк!

Әйе, бар кешелек өчен бердәм матурлык стандарты юк. Ул стандартларны без үзебез уйлап чыгарабыз һәм үзебез үк шуларга ышанабыз. Кайсы да булса сурәттә күренгән модель дә, фильм-сериаллардагы актерларлар да һәм син дә – үзенчә матур. Һәркем төрле һәм кешенең бер-берсенә охшамавы стандартларга сыешмау белән түгел, аның уникальлеге белән аңлатыла. Кыскача әйткәндә, стандартларны без үзебез уйлап чыгарабыз һәм шулай ук үзебез юкка да чыгара алабыз.

Стандартлар – бары иллюзия. Һәрберебез дә әлеге нәтиҗәгә килсәк һәм үзебезне ярата башласак иде. Кеше – төрле, матурлык – төрле, шуңа күрә кысаларда яшәмик!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев