2022 елның 6 нчы мартында Тик-Ток социаль челтәре Россия кулланучыларына туры эфирлар алып баруны һәм яңа контент кертүне тыйды. Бу хәбәрдән миллионлаган яшьләр «ах итте». Чөнки замана яшьләре кыска видеоязмалар төшерү юнәлешендә актив эшли: бу алар өчен үзләрен күрсәтү, акча эшләу алымы да булып тора. Ә элек ничек булган соң? Интернет һәм социаль челтәрләр барлыкка килгәнче 18 гасыр яшьләре ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән?