7 март көнне Казанда барлык телүчеләр дә Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның барлык филиалларына бушлай керә алачак. Алар арасында Габдулла Тукай әдәби музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, В.Ленин музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Каюм Насыйри музее, Е.А.Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее бар.