Кайвакыт иске китаплар белән аерылышу бер дә җиңел түгел. Ләкин аларны ышанычлы кулларга, чыннан да мохтаҗ булганнарга тапшырырга мөмкин. Киләсе атнада ТР Милли китапханәсе китап бүләк итү көннәрен үткәрәчәк. Казанлылар китаплар, газетлар, журналлар, комикслар, пластинкалар яки кассеталар китерә алачак. Милли китапханә яхшы хәлдәге басмаларны 13 февральдән 19 февральгә кадәр кабул итәчәк.