29 август 2022 яңалыклары
-
«КАЗАН ТАВЫШЛАРЫ»: МЭРИЯ БАЛКОНЫНДА ТЕАТРАЛЬЛӘШКӘН ПЕРФОРМАНС УЗДЫ
27 август кичендә Казан мэриясенең балконы театр сәхнәсенә әверелде. Аның сәбәбе – «Казан тавышлары» дип исемләнгән театральләштерелгән перформанс. Видео-мэппинг-шоуны, шигырьләрне, җырларны, яраткан артистларны күрер һәм ишетер өчен шактый тамашачы җыелган иде. -
ЯШЬЛӘРЧӘ МЕМНАР, КРЕАТИВ МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ ГЫЙБАРӘЛӘР: КАЗАН АВТОБУСЛАРЫНДА – ИКЕ ТЕЛДӘГЕ УНИКАЛЬ АУДИОГИД
30 августтан Казан автобусларында татар һәм рус телләрендә уникаль аудиогид яңгыраячак. Ул шәһәр халкын һәм кунакларын Казан тарихы белән таныштырачак. Проект Казан Мэриясе тарафыннан башкарыла. Аудиогид 2, 6, 90, 91 номерлы 12 автобуста ел ахырына кадәр эшләячәк. Сәфәр вакытында шәһәр халкы һәм кунаклары микрорайоннар, бистәләр тарихы, танылган сын, урам исемнәре, топонимнар, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында кызыклы мәгълүмат алачаклар. Һәр маршрутта 100 дән артык истәлекле факт тәкъдим ителәчәк. -
ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫ: КАЗАНДА ХАЛЫКАРА ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ БУЛДЫРЫЛАЧАК
Кичә Казан Ратушасында Глобаль яшьләр саммитының ачылышы үтте. Саммит «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы-2022» чаралары кысаларында уза. 70кә якын илдән килгән катнашучы ике көн дәвамында яшьләр миграциясе, эшкуарлык, яшьләрнең иминлеге, менталь сәламәтлеге һәм цифрлы трендлар турында фикер алышырга тиеш. Глобаль яшьләр саммиты кунаклары дискуссияләрдә катнашып, үз дәүләтләрендә җитештерелгән яшьләр сәясәтендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашачак. -
СИНЕ АХМАК ИТҮЧЕ 7 ГАДӘТ
Кешенең үзе игътибар итмәгән күп кенә гадәтләре баш миенә начар йогынты ясый. Шунлыктан, ул тора-бара аңгырая башлый. Әмма әлеге гадәтләрдән котылып, фикерләү сәләтен яхшыртырга мөмкин. Түбәндәге исемлекне карап, синең өчен кайсы пунктның гадәткә әйләнеп өлгерүен ачыкла да, тизрәк аннан котылу чарасын эзлә.