Яратам да инде мин туган көннәрдә кунак булырга! Кечкенәрәк чакта бу бәйрәм туйганчы уйнап, тәмле ризыклар белән сыйланып уза иде. Үскән саен күңеллерәк уеннар белән сыйлыйлар кунакларны. Беркөнне Маратның туган көнен батут үзәгендә бәйрәм иттек, шундый күңелле булды.