2 декабрь 2021 яңалыклары
-
ЮЛНЫ КАРА МӘЧЕ БҮЛҮ, КӨЗГЕ ВАТЫЛУ ҺӘМ ТӨНЛӘ АКЧА САНАУ: Ә СИН ЫРЫМНАРГА ЫШАНАСЫҢМЫ?
Тормышыбыз төрле ырым, юраулар белән тулган. Кемдер аларга ышана, ә кемдер – юк. Татар юрап китерер дигәнне ишеткәнегез бармы? Ырымнарга ышану – ышанмау – һәркемнең үз эше. Хәзерге яшьләр аларга ышанамы икән? Бу һәм татар халкының киң таралган ырымнары турында тулырак безнең язмада укый аласың. -
РЭП ҺӘМ КАМЫР ХАУС: ЗАМАНЧА «КАМЫР БАТЫР» НИНДИ УЛ?
Казанда «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале башланды. «Һөнәр» яшь режиссёрларның спектакльләре белән танышу мөмкинлеген бирә. Өченче ел рәттән фестиваль Г.Кариев театрында уза, биредә ул яңа янәлеш, яңа сулыш ала. Шул уңайдан фестиваль кысаларында театр «Камыр батыр» спектаклен күрсәтеп узды. Тамашачыларга татар халкының иң танылган әкияте яңача башкарылышта тәкъдим ителде.