Җәй... Җылы җәй... Шаян җилкәй минем аркамны акрын гына сыйпап үтә. Якты кояш мине үзенең нурлары белән назлый, иркәли иде сыман. Болытлар зәңгәрсу күк йөзендә мине үртәп рәхәтләнеп йөзеп йөриләр. Кызыгам да шул мин аларга: үз көйләре белән һаман да шул бер якка гына агылалар да агылалар. Дөрес, кояшның әле күренә генә башлаган чагы. Тау артында урнашкач, авыл да әле торып, уянып кына киләдер.