Әлеге хатын-кызлар сумкасы кибеттән азык-төлек алып кайтканда, косметика һәм башка вак-төяк йөртү максатыннан кулланыла. Бик уңайлы булганлыктан, күпләр өчен алар гадәти сумка, рюкзакларны алыштырды. Ә иң мөһиме – бу сумкалар әйләнә-тирә өчен зарарсыз. Сүз нәрсә турында барганлыгын, миңа калса, барыгыз да аңлагандыр. Әйе, язма шопперлар турында!