Җәйге каникуллар башланды исә, “Сугышлы” уйный башлыйбыз. И күрсәгез дә, белсәгез иде безнең аңа ничек әзерләнгәнне. Кинода күргән, китаптан укыган бөтен белгәннәребезне җигәбез. Иң чикалаштыра-талаштыра торганы “безнекеләр” белән “нимысларга” бүленү. Кемнең фашист буласы килсен, уенның бит аларның җиңелүе белән тәмамланырга тиеш икәне башта ук барысына да мәгълүм.