Көзнең елак бер көнендә, дүрт ел элек карчыгыннан ятим калып, ялгызы гына көн күргән Әбүзәр карт янына хәл белергә шәһәрдән сеңлесенең кызы Римма кайтты. Вакытын күбрәк мич артында качышлы уйнаган тычканнарның кыштырдавын тыңлап, ятагында үткәргән карт, кунак кайткач, бераз җанланып китеп торып утырды, мич ягып җибәрде, чәй куйды.