16 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
6 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ ПЛАСТИЛИННАН КОАЛАЛАР ӘВӘЛӘП, 20 МЕҢ ДОЛЛАР АКЧА ЭШЛӘГӘН. АКЧАСЫН НИШЛӘТӘ?
Американың Массачусетс штатында яшәүче 6 яшьлек Оуэн пластилиннан коалалар әвәли икән. Аның максаты – Австралиядәге ягыннардан зыян күргән җан ияләренә ярдәм итү. Малай бер атна эчендә 20 мең доллар акча эшләгән. -
УКЫТУЧЫ, СИҢА – 1 МИЛЛИОН СУМ!
10нчы гыйнвардан Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен укытучылардан гаризалар кабул ителә. Аның кагыйдәләре буенча авыл җирлегенә (авыл, эшчеләр бистәсе, шәһәр тибындагы бистә яки халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәр) кайткан укытучыга акча бирелә. -
ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН БДИГА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?
Әле кичә генә «Ялкын» быел чит телдән мәҗбүри рәвештә имтихан кертелми, дип 9нчы сыйныф укучыларын сөендерде. Тик аңа карап кына инглиз, француз, алман, кытай телләреннән ТДИ яки БДИ тапшыручылар кимеми. Ә, димәк, имтиханнарга әзерлек тә бара дигән сүз. Бүген «Ялкын» чит телдән имтиханнар алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйли. -
КУЛГА СМАРТФОН АЛГАНЧЫ УЙЛАНЫРГА ТИЕШЛЕ УЙЛАР
Иртән күзләреңне ачуга, син нишлисең? Әйе, күбебезнең куллары телефонга сузыла. Төнлә йоклаганда нинди хәлләр булган икән? Кем яңа фото куйган? Минем кичәге постыма ничә лайк җыелган? Яңа хатлар кемнәрдән килгән? Телефонны бер кулга алгач, тиз генә кире куеп булмый. Сезнең дә шулаймы ул? Минутлар уза, вакыт ага... Ә бит ул вакыт эчендә күпме файдалы эш эшләп булыр иде. -
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ ӘТИ БУЛГАН!
Г. Камал театры артисты Эмиль Талипов гаиләсендә шатлыклы вакыйга! Эмиль һәм Илсөяр Талиповлар тәүге такпыр әти-әни булдылар. Кыз балага чын күңелдән нык сәламәтлек, ә яшь әти-әнигә гаилә ныклыгы телибез. Бәхетле булыгыз! -
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
15нче гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә инде 2019нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты.
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ