Логотип Идель
Бу – тема!

ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН БДИГА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Әле кичә генә «Ялкын» быел чит телдән мәҗбүри рәвештә имтихан кертелми (бу турыда язма), дип 9нчы сыйныф укучыларын сөендерде. Тик аңа карап кына инглиз, француз, алман, кытай телләреннән ТДИ яки БДИ тапшыручылар кимеми. Ә, димәк, имтиханнарга әзерлек тә бара дигән сүз. Бүген «Ялкын» чит телдән имтиханнар алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйли.

2019 елда чит телдән, беренче чиратта инглиз теленнән, БДИ тапшыручылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. 2018 ел белән чагыштырганда, имтихан эшләренең бөтен бүлекләре дә нәтиҗәлерәк башкарылган. Тик “Хат” һәм “Сөйләм” бүлекләре авырлыклар тудыра икән, укучылар анда грамматик хаталар җибәрә.

Былтыр инглиз теленнән БДИда уртача балл арткан. 80-100 балл җыючылар саны да югарыга үрмәләгән. Моңа “Хат” бүлегендә сайлауга ике тема тәкъдим ителүе дә сәбәпче булырга мөмкин. Минималь балл алучылар да кимегән.

ИМТИХАНГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ... (КИҢӘШЛӘР)

– Чит телдән төрле аудиоязмалар тыңла

Чит телне белү, беренче чиратта, шушы телнең сөйләм телен аңлауны шарт итеп куя. Шуңа, имтиханга әзерләнгәндә, беренче чиратта, чит телдән аудиоязмалар тыңла. Бу “Аудирование” биреме өчен аеруча кирәк. Әгәр чит илдән БДИның башланган елларында бу бирем авырлыклар тудырса, хәзер, киресенчә икән.

– Язма телгә дә игътибар ит

Чыгарылыш укучыларының күбесе өчен “Хат” бүлеге катлаулы булып кала бирә. Кызганыч, күпләр биредә уртача яки түбән балл җыя.

– Проблеманы таба белергә өйрән

– “Хат” бүлегендә, тәкъдим ителгән темаларның проблемалы ягын табып, аны күрсәтә белергә өйрән.

– Сүз байлыгын арттыр, мантыйкка таян

Бу имтихандагы биремнәрне аңларга ярдәм итә. Еш кына укучылар бер таныш сүзне күреп ала да, таныш булмаган сүзләрне үзенчә аңлый. Шуның нигезендә тәкъдим ителгән тема белән тәңгәл килмәгән текст яза. Шуңа да биремнең мәгънәсен дөрес аңла, үз фикереңне язмача дөрес итеп һәм мантыйкны бозмыйча формалаштыр.

– Грамматика һәм орфография кагыйдәләрен тирәнтен өйрән

Алар “Грамматика һәм лексика” биремнәрендә аеруча кирәк булачак.

– Алмашлыкларны, аларның чагыштыру дәрәҗәләрен, фигыльләрнең дөрес булмаган формаларын дөрес куллана белергә өйрән

Әлеге материал башлангыч сыйныфларда өйрәтелә. Урта мәктәпләрдә моңа игътибар бирмичә, күбрәк база дәрәҗәсендәге грамматикага, кабатлауга игътибар бирелә, ахрысы.

– Грамматика һәм сүз ясалышын аера бел

Чөнки күп очракларда имтихан тапшыручылар җөмләнең грамматик структурасын аермый, грамматика һәм сүз төзелешендәге аерма нидә икәнлеген әйтә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев